Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сугыш ветеран хәтерендә

Минем тутама – Мария Михайловна Асокинага (Романова) 95 яшь тулды. Аңа бәхет елмайды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бик азы гына шулкадәр яшькә җитә алды.

Нина Романова

Фото автор архивыннан

Ул 1923 елның 9 гыйнварында Лаешта күп балалы гаиләдә туа. 1937 елда әтисе  - гражданнар сугышында катнашучы, Ватанны саклау хезмәтенә сигез ел гомерен биргән Михаил Иванович вафат була. Мария Лаеш урта мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач Лаештагы 37нче аптекада эшли башлый. Читтән торып медицина училищесының фармацевтика бүлегенә укырга керә. Өченче курста укыганда аңа көндезге бүлеккә күчәргә тәкъдим итәләр. Вакыт тиз уза һәм менә соңгы дәүләт имтиханы. Әмма шатлыкны куркыныч хәбәр боза – бу көнне, 22 июньдә, сугыш башлана. Мария Лаешка, үз аптекасына провизор ярдәмчесе булып кайта. 1941 елның зәмһәрир салкыннарында Казан янында оборона эшләре алып барыла. Башка лаешлылар белән аны да Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Квартирда Лаештан килгән Катя Нагибина (Нохратская) белән яши. Эш шартлары авыр була. Җылы өс һәм аяк киемнәре җитми. Итекләре тишелә. Мария моңа кайгыра, елый башлый. Квартирда торган бабай ярдәм итә: иске итекләрне ямап бирә.

Ә 1942 елның 15 июнендә әнисе Татьяна Илларионовна, сеңелләре Рая һәм Катя, энесе Павел Машеньканы сугышка озаталар. Иске Пристаньга кадәр җәяү баралар. Анда инде аларны пароход көтә. Лаешлылар үз туганнарын Туган илне сакларга озаталар, алда билгесезлек, уртак бәла якынайта. Яулыклар болгыйлар, кычкыралар, елыйлар.

Сугышта Марияне №173нче эвакоприемникка аптека начальнигы итеп җибәрәләр. Шулай итеп 19 яшендә аның сугыш юллары башлана. Беренче мәртәбә ут астына каты сугышлар барган Волоколамск янында керә. Поезддан яралыларны кабул итәләр һәм тылга озаталар. Ә өстән немец самолетлары бомбага тота. Шартлаулардан җир селкенә. Ут, кычкырган тавышлар, ыңгырашулар... Мондый шартларда су табарга, тиз арада стерильле эремәләр әзерләргә, медикаментларны , бәйләү материалларын вакытында китерергә туры килә. Йөзләрчә яралының гомере һәм сәламәтлеге менә шулардан тора. Тәүлекләр буе эшлиләр, көннәр һәм төннәр бутала. Бомбага тотканда окопларда, траншеяларда яшеренәләр. Бервакыт Мария янәшәсендә утырган шәфкать туташының кулы, икенчесенең  колагы, үткен пычак белән кисеп алган кебек, өзелә. Сугышның барлык бу афәтләрен үтәргә туры килә. Һәм үз эшеңне төгәл башкарырга. Чираттагы һөҗүмнән соң бераз ял – һәм тагын юлга. Юллар һәм бәрелешләрнең чиге булмас кебек тоела: Сталинград, 3нче Украина, 1нче Белоруссия фронтлары.

Шундый кырыс шартларда да тормыш дәвам итә, көтелмәгән очрашулар була. Мария әтисенең гражданнар сугышында кавалерист булып хезмәт иткән полкташын таба. Фронт хат ташучысы конвертта таныш фамилияне күрә һәм аның элекке иптәшенең кызына юлланган булуын аңлый.

Кыска ял вакытларында Мария Лаештагы туган йорты, анда калган әбисе Домна Ефимовна, авыру әнисе, кечкенә сеңелләре һәм энесе турында уйлый. Сеңлесе Рая мәктәпне тәмамлап эшли башлаган. Гаилә черегән бәрәңге, бардадан пешкән көлчәләр, кычыткан, кыр суганы, кузгалак белән җан асрый. Әбиләре Җиңү көненә бер ел калгач - 1944 елның 10 маенда вафат була. Ярдәм итү өчен Мария үзенең акчалата хәрби аттестатын гаиләсенә җибәрә.

1945 елның 9 маен Берлин янындагы Нойхаген шәһәрендә медицина хезмәте өлкән лейтенанты званиесендә каршылый. Ул җиңелгән Рейхстагны күрә, анда үз имзасын калдыра. Онытылмас Бөек Җиңү шаһите булган берничә ярчыкны ул гомере буе саклый.

Яшьлек һәм уртак шатлык үзенекен итә. Исән булуына, алда тыныч, бәхетле тормыш көтүенә сөенә. Медицина хезмәте капитаны Петр Васильевич Асокинга кияүгә чыга – алар Германиядә совет илчелегендә язылышалар. 1946 елның августында аларның уллары Олег туа. Петр демобилизацияләнгәч яшь гаилә Туган илгә кайта. Одессага – иренең туган ягына кайталар. Ул яхшы хирург, киң күңелле, кайгыртучан кеше була. Тормыш җайлана. Малайлары беренче адымнарын ясый. Әмма бәхет озакка сузылмый. Петр Васильевич Киевка хирурглар киңәшмәсенә китә. Иптәшләре белән урам буйлап баралар. Кинәт хәле авырая – 1947 елның 7 ноябрендә кинәт үлә. Дошман уты астында катлаулы операцияләр ясап йөзләрчә солдатны коткара. Ул чакта үзе дә яралана. Сугышның озын куллары аны тормышның иң матур чагында суырып ала – аңа бары 34 яшь була.

Ире үлгәннән соң Мария туган ягына кайта. Казанда эшкә урнаша. Улын үстерә. 40 елдан артык №17 нче аптекада бүлек мөдире, рецептор булып эшли. Аны партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Гомуми эш стажы 50 елдан артык.

Мария Михайловна туган Лаешына үз әнисе, сеңлесе Раиса, энесе Павел, аларның балалары янына еш кайта. Үзенең сыйныфташлары – Надежда Куделенская, Варвара Пермякова, Екатерина Пермякова, А.Ватомова, Екатерина Нохратская һәм башкалар белән очрашуга сөенә.

Мария Михайловна Җиңү паркындагы азат итүче сугышчы һәйкәленә яу кырында ятып калганнарны искә алу өчен еш килә. Аның 20дән артык туганы Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Аларның исемнәре мәрмәр тактага уеп язылган. Алар арасында икетуганы – Чиколкин Анатолий Степанович.

Вакыт рәхимсез. Хәзер Мария Михайловна Лаеш юлын үтә алмый. Ул Казанда Яңа Савин районында улы Олег һәм килене Надежда белән яши. Оныклары һәм оныкчыклары аның янына еш киләләр. Хәрби комиссариат, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, табиблар да онытмый.

Аның бәйрәм костюмында бүләкләр күп: Кызыл Йолдыз һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен”, “Сталинградны азат иткән өчен”, “Хезмәт ветераны” һәм күп санлы юбилей медальләре.

Еллар уза, әмма сугыштагы хәлләр онытылмый. Алар ветеран хәтерендә әле дә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев