Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Так-каравыл” уены

​​​​​​​Балалар арасында ишегалдында яратып уйналган уен кагыйдәләре турында сөйлибез.

Уенчылар кулга-кул тотынып парлап бер бер артлы басалар. Колонна алдында бер бала тора. Ул санагыч әйтә: “Коси – косой, не ходи босой. А ходи обутый, лапочки закутай. Если будешь ты обут, волка зайца не найдут. Не найдет тебя медведь. Выходи, тебе гореть!” Бу сүзләрдән соң соңгы пар кулларын аера һәм алга йөгерә, һәр кайсы үз ягыннан. Аларның бурычы – алып баручыга тоттырмау һәм кулга тотынып беренче пар булып басу. Алып баручы бер уенчыны тотарга тиеш. Тота ала икән, ул  тоткан уенчы белән парга баса. Ә отылучы уенны алып баручы була.

Уенның катлауландырылган варианты -  икеләтә “так-каравыл”. Уенчыларның ике колоннасы бер-берләренә каршы баса. Алып баручылар да икәү. Санагыч әйткәч һәр буыннан соңгы парлар кулларны ычкындырып каршыдагы колоннага йөгерә, аларның бурычы – каршы колоннадагы уенчы белән кушылу. Алып баручыларның бурычы элеккечә үк – парларга кушылырга комачау итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев