Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан студентлары ярыша

Лаеш 2020/2021 еллар циклындагы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышларында катнашучыларны бик җылы кабул итте. Татарстанның яшь профессионаллары ярышлары Лаеш техник-икътисад техникумы базасында уза.

Ачылу тантанасы ЛТЭТ китапханәсе залында узды. Лаеш студентларына Казан, Тәтеш,

Бөгелмә һәм Буа районнары командалары белән ярышырга туры килде. Очрашуны район

башлыгы Илдус Зарипов ачты.

- Без WorldSkills Russia төбәк чемпионатын ике компетенция буенча кабул итәбез: “хокук

саклау эшчәнлеге” һәм “һава судноларын тышкы пилотлаштыру һәм эксплуатацияләү”.

Безгә икътисадыбыз өчен заманча эшче һөнәрләр белгечләре әзерләү бик мөһим, - дип

ассызыклады Илдус Фатыйхович.

Техникумның җиһазлары һәм җайланмаларына баш конструктор, «Эникс» АҖнең

генераль директоры, Казанның мактаулы гражданы Валерий Побежимов бик гаҗәпләнде.

Ул яшь профессионалларны чемпионат башлану белән котлады һәм ярышларда уңышлар

теләде.

Командаларда катнашучыларны чемпионат башлану белән ЛТЭТ директоры Эльвир

Якупов, «Пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлаштыру һәм эксплуатацияләү»

компетенциясе менеджеры Павел Отто һәм «Хокук саклау эшчәнлеге (Полицейский)»

компетенциясе менеджеры Владимир Кучера сәламләде. Тантана техникум

студентларының вокал һәм бию чыгышлары белән тәмамланды.

Актлар залында тезелгән командаларга маршрут битләре бирелде, ә экспертлар арасында

жирәбә салынды. Ярышлар өчен мәйданчыклар әйләндереп алынган һәм ноутбуклар,

дактилоскопия, криминалистик тикшеренүләр үткәрү, гипстан муляжлар ясау өчен

кирәкле чаралар белән җиһазландырылган. Шулай ук пикникта һәм күп катлы йорт

тәрәзәсе төбендә гәүдәләр табылган очракта эш-гамәлләр буенча биремнәр өчен

манекеннар кулланып ландшафтның бер өлешен чынбарлыкка якынайтылган иде.

Янәшәдә егетләр автоматлар сүтеп җыйдылар, патроннар белән пистолет магазинын

тутырдылар һәм аны җыйдылар.

Күрше бинада командаларга корал кулланып кеше тоткарларга һәм шәхси тикшерү

үткәрергә туры килде. Гараж боксында юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү буенча

эшләр башкарылды, анда легенда буенча җиңел автомобиль баганага бәрелә.

Студентларга әле бик күп кызыклы биремнәр башкарырга туры киләчәк, анда үзләрен

индивидуаль һәм бердәм команда составында күрсәтергә кирәк булачак, чөнки нәтиҗә

шуңа бәйле бит.

Биш команда өчен чемпионатның төбәк этабы нәтиҗәләре шимбә көнне, 21 ноябрьдә

билгеле булачак. Безнең мәкаләләрне күзәтеп барыгыз, вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз

һәм кемнең җиңүче булуын белегез!

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышларыннан

фоторепортажны «Җәмгыять» рубрикасында «Камская новь» газетасы сайтында күрергә

мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студенты WorldSkills технико-экономический техникум Лаишевский техникум

2
X