Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан урман хуҗалыгында язгы эшләр төгәлләнде

«Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2254,8 га мәйданда урман торгызылды һәм үстерелде.

2020 елгы язгы урман культуралары сезоны тәмамлану ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы урман хуҗалыклары тарафыннан ирешелгән түбәндәге нәтиҗәләр белән билгеләнде. Урман үрчетү 102,6 га мәйданда башкарылган, урман торгызу - 2254,8 га, шул исәптән 2152,2 га урман культуралары кабат утыртылган.

Шуның белән бергә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1934 га мәйданда саклагыч урман утыртмалары салынган, 2578 га мәйдан урман культуралары белән тулыландырылган, ә 18 га урман питомникларында орлыклар чәчелгән.

Табигый һәм катнаш урман торгызу эшләре җәен һәм өлешчә көзен башкарылачак. Шул вакытта ук урман культураларын агротехник карау, ауган агачлардан чистарту һәм кырларны саклаучы урман утыртмаларында сайлап алып кисү дә үткәреләчәк.

11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү, урман культураларын өстәү, киләсе ел культурасы өчен туфрак әзерләү һәм 30,9 миллион данә стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.

Чыганак: https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1751012.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев