Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 435700 бала түләүләрне алды

Бүген 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 435 700 бала 10 мең сум күләмендә акча алган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Түләүләрнең беренче көнендә үк күчерелгән сумма 4 млд 357 млн. сум тәшкил итә.

Гаиләләрнең күпчелелеге Пенсия фондына Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза белән мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ана үзенең шәхси кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Гаризаны Пенсия фондына барып биргән очракта нәтиҗәне үзләре  мөрәҗәгать иткән Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә шалтыратып белергә мөмкин.

Гаризаны кире кагу турында карар чыгарылган очракта ата-анага бу хакта   бер эш көне дәвамында хәбәр ителә. Баланың ата-анасы чит илдә яшәгән, яисә алар башка ил гражданины булган очракта гаризаны канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.

Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз гаризаны баланың опекуны  бирүе яисә баланың туу турында таныклыгының чит илдә алынуы турында бара.

Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X