Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе 2024 елның 25 апрелендә башланды

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү — 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башланды

Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Әйтик, 4 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларыннан 573 законсыз тоту коралы алды, су биологик ресурсларын законсыз тотуның 18 факты һәм «Ау кагыйдәләрен, балык тотуны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаштыру кагыйдәләрен бозу» 8.37 статьясының 2 өлеше буенча 24 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, 5 җинаять эше кузгатылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев