Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарны 223 күзәтүче контрольда тота

Татарстанда иртәнге сәгать 7дә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда тавыш бирү башланды.

Үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда тавыш бирү барышын 223 күзәтүче контрольдә тота. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

«Тавыш бирү барышына 223 күзәтүче җәмәгать контролен гамәлгә ашыра, участокларда шулай ук аккредитацияләнгән массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре дә эшли. Сайлау процессында катнашучыларның барысына да тавыш бирү өчен бүлмәләргә ирекле керү һәм эшләү өчен тигез шартлар тәэмин ителгән», — диелә хәбәрдә.

«Җирле референдум турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җирле референдумнар уздырганда алдан тавыш бирү мөмкинлеге каралган. 7 декабрьгә исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 1,8 проценты вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан файдаланды.

Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды, тавыш бирү кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев