Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанның иң актив яшьләре форумы

Лаеш районында Татарстан Республикасының Яшь гражданнары форумы узды.

Матюшинода «Идел» Яшьләр үзәге сигезенче тапкыр бөтен республикадан инициативалы яшьләрне кабул итте.

Форумны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясе ярдәмендә «ТР балалар оешмалары советы» иҗтимагый оешмасы оештырды. Анда 11дән 17 яшькә кадәрге 1000нән артык актив бала һәм яшүсмер катнашты, алардан Матюшинога республика районнарыннан һәм Татарстанның эре балалар иҗтимагый берләшмәләреннән 180 яшүсмер килде. 800 дән артык кеше өзлексез белем бирү һәм иҗади программасында онлайн режимда катнашты.

Яшь гражданнар форумы эше тугыз юнәлеш буенча оештырылган иде. Алар арасында - «Яшүсмерләрнең мәдәнияте һәм иҗади үсеше», «Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм», «Балалар һәм яшьләр арасында цифрлы технологияләр үсеше», «Балалар массакүләм мәгълүмат чаралары», «Экологик тәрбия», «Патриотик тәрбия», «Балалар һәм яшьләргә белем бирү һәм хокукый яклау», «Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге», «Балалар хәрәкәтен үстерү».

Пленар утырышта балалар алдында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина чыгыш ясадылар.

- Монда сез яңа дуслар табачаксыз, ә иң мөһиме - белем багажы белән китәчәксез һәм үз районнарыгызда балалар хәрәкәтен үстерәчәксез, - дип мөрәҗәгать итте делегатларга Зилә Рәхимҗан кызы.

Катнашучылар форум юнәлешләре буенча эшләнгән кызыклы һәм креатив идеяләрен һәм тәкъдимнәрен тәкъдим иттеләр. Яшьләр экологик һәм социаль проектлар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр. Иң яхшылар арасына Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе укучысы Дарина Шахова тарафыннан эшләнгән «Һәркем өчен дә ачык» проекты да керде. Ул ишетү сәләте бозылган балалар өчен ишарәләр телендә файдалы контент булдыруга юнәлтелгән. Проект йомгаклау резолюциясенә кертелде һәм ике ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.

- Монда рухлары белән бер-берсенә якын кешеләр җыелган, - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов. - Үзегезнең актив гражданлык позициягез аркасында сез мөһим күнекмәләр аласыз. Бу сезгә киләчәктә бик ярдәм итәчәк. Үзегезнең омтылыш-максатларыгызны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланыгыз һәм бер-берегез белән элемтәдә булыгыз.

Форумның төп документы Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый хәрәкәтенең киләчәк үсешен билгели торган резолюция булды.

Яшь гражданнар форумы-2020 актив яшьләрне, яшь җәмәгатьчеләрне тәрбияләгән ата-аналарны, балалар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләрне, шулай ук күп еллар дәвамында төбәк дәрәҗәсендә балалар инициативаларын хуплаучы оештыручыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев