Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Төзелеш чүплеге бетерелде

Вертолет очышы вакытында Шуран авылы янында зур чүплек табылган.


3,5 мең квадрат метр чамасы мәйданда кулланылган автомобиль шиннары, агач калдыклар, ватылган кирпечләр һәм башка төзелеш чүп-чарлары аударылган. Урынга ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары һәм Лаеш районы Башкарма комитеты вәкилләре чыкты. Уртак тырышлык белән кыска вакыт эчендә барлык калдыклар чыгарылды, ә территория тиешле хәлгә китерелде.

Экологлар искә төшергәнчә, контейнерларга төзелеш чүп-чарларын, бакчачылык, яшелчәчелек һәм терлекчелек калдыкларын, терекөмешле лампаларны, төзек булмаган механизмнарны һәм җайланмаларны, автомобиль шиннарын ташларга ярамый. Мондый калдыкларны төбәк операторы яки башка махсуслаштырылган компания белән килешү төзеп, мөстәкыйль рәвештә чыгарырга кирәк.

Бу кагыйдәләрне бозган өчен штраф карал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзелеш чүплеге бетерелде