Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Туган илгә хезмәткә хәерле юлга

Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларына язгы чакырылыш башланды. Район мәдәният йортында Лаеш призывникларын тантаналы төстә озату булды.

Мәдәният йортындагы бәйрәм концерты Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын алып чыгудан башланды. Казанның югары танк команда училищесы оркестры Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды.

Призывниклар көнендә мактаулы кунаклар бар иде: Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм аның тормыш иптәше, райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов. Мәдәният йортына дин әһелләре, чакырылучыларның әти-әниләре, мәктәп һәм техникум укучылары килгән иде.

Андрей Карсалов егетләргә лаеклы хезмәт итүләрен һәм ышанычлы дуслар табуларын теләде. Борис Кузнецов булачак солдатларга бабалары батырлыкларын онытмауларын һәм аларның бер кайчан да сугыш афәтләрен күрмәүләрен теләде. Лаеш ягы гадәте буенча Туган илнең яшь саклаучыларына бүләкләр – район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән командир сәгатьләре тапшырдылар.

Солдат аналары исеменнән райбашкарма комитеты оештыру-гомуми бүлек начальнигы Светлана Барышеваның чыгышы дулкынландыргыч булды. Быел ул хәрби хезмәткә бер юлы ике улын озата – Артем һәм Максимны. Алар призывниклар исеменнән армия хезмәте авырлыкларын намус белән  үтәргә сүз бирделәр.

Бөек Ватан сугышының 74 еллыгы алдыннан Анжелика Аракелян башкаруында “Чтобы не было войны” җырына клип премьерасы булды. Музыкаль видеоны Борис Кузнецовка багышладылар. Призывниклар алдында Лаеш районы артистлары һәм Казаннан чакырылган башкаручылар чыгыш ясады.

Кичәге мәктәп балалары һәм студентларның тормышларында яңа чор башлана – аларга яшүсмердән чын егет булу юлын үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы реклама Лаишево

2
X