Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

Габишево поселогында яшәүче Мария Ивановна Ильина котлаулар кабул итте.

Ул 1930 елның 20 июнендә Лаеш районының Паново авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе тимерче булып эшли, ә әнисе – колхозда төрле эштә. Мәктәпнең дүрт сыйныфыннан соң Мария Ивановна туган авылында колхозда эшли башлый – башта төрле эшләрдә, аннан сыер савучы булып эшли. Чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Лаеклы ялга чыкканчы Казанда «Теплоконтроль» заводында эретеп ябыштыручы булып эшли. Юбилярның гомуми хезмәт стажы 30 елдан артык.

Мария Ивановнаның ире, Валентин Романович Ильин (1934-1985) шул ук заводта шофер, соңрак ремонт бригадасы начальнигы булып эшли. Алар 26 ел бергә гомер итәләр, дүрт бала, ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Мария Ильинаның алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Алар Габишевода һәм Оренбург өлкәсендә яшиләр.

Хезмәттәге казанышлары өчен юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

Юбилярны котларга Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Вәлиев һәм Габишево авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәенов килде. Юбиляр адресына җылы сүзләрен Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов җибәрде: «Кеше тормышында иң зур байлык - зур бердәм гаилә. Сез балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Бәхетле һәм мул тормышта, һәрвакыт туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәгез".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев