Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урманга барганда сак булыгыз

Көннәр бераз җылынуга ук урманнарда талпаннар барлыкка килде. Лаеш районы зарарсыз бөҗәкләр арасында еш кына энцефалит талпаннар да очрый торган зонага керә.

• Талпан энцефалиты нәрсә ул?

Вируслы талпан энцефалиты – өстенлекле төстә үзәк нерв системасын зарарлый торган кискен йогышлы вируслы авыру.

* Урманга барганда нинди куркынычсызлык чаралары кулланырга?

Урман массивларына барганда белгечләр тәнгә сыланып торучы кием-салым кияргә, талпаннарны куркыта торган матдәләр сыларга һәм үләнгә утырмаска киңәш итә.

• Әгәр тәндә талпан тапсаң, нишләргә?

* Тешләгән очракта, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда талпанны алганнан соң тикшерергә җибәрәчәкләр. Әгәр талпан мөстәкыйль рәвештә чыгарылган булса, аны сакларга һәм кыска вакыт эчендә тикшерергә илтеп тапшыруны тәэмин итәргә кирәк.

• «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Лаеш районы филиалында талпан энцефалитын профилактикалау мәсьәләләре буенча 8 (84378) 2-80-37 бердәм кайнар линия эшли башлады.

Реклама хокукында

Фото - https://download-images.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев