Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ватанпәрвәрләр үстерәбез

А.П Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбендә укучыларны кадетларга багышлау тантанасы булды. Кадетлар отряды сынау срогын уңышлы үткән 28 малай һәм кыз белән тулыланды.

Мәктәп ишегалдында әти-әниләр, дуслары, мәктәп укучылары, мактаулы кунаклар һәм тантаналы ант бирәчәк үсмерләр җыелган.

Белешмә өчен

Столбище мәктәбендә беренче кадетлар сыйныфы 2006 елда ачылды. Узган 18 елда 284 кеше үз, кадетлар сыйныфы һәм Столбище урта мәктәбе намусына тап төшермәскә ант итте.

Тантаналы төстә байракны алып чыккач 11 сыйныф кадетлары Ангелина Максимова һәм Алина Камалиева яңа кадетлардан ант кабул иттеләр. Аның текстын 5 К сыйныфы взвод командиры Азат Мөхәммәтшин укыды.

-Үз Ватаныма тугры һәм фидакарь хезмәт итәргә ант итәм. Намуслы, тәртипле, ышанычлы дус булырга, яхшы укырга сүз бирәм! – тантаналы вәгъдә сүзләре яңгырады.

Яшүсмерләрнең йөзләре, карашлары җитди. Аларның дулкынланулары сизелә, әти-әниләре дә борчыла. Үзләре теләп җитди йөкләмәләр алган мәктәп балалары аңлы төстә беренче һәм мөһим адым ясадылар.

-Теләсә нинди кыен хәлдә дә кадетлар әхлакый төстә дөрес юлны сайлый алалар. Алар ватандашлары һәм Туган илләре иминлеге өчен эшкә юнәлеш тоталар, -  бу хакта үз чыгышларында мәктәп директоры Ирина Романова, Столбище авыл җирлеге башлыгы Владимир Михеев, район газетасы баш редакторы Денис Суханов, имам-хатыйб Дамир хәзрәт һәм 8 К сыйныф җитәкчесе Гаянэ Парванян  әйтеп үттеләр.

Тантана моның белән генә тәмамланмады: кадетлар төркеменә махсус билгеләр тапшырдылар. Үткән еллар эчендә беренче мәртәбә таныклыклар тапшыру булды – аларны тугызынчы сыйныф укучылары алды. Бу документта кадетның ант биргәннән чираттагы званиеләр алган вакытка кадәр бар юлы билгеләнәчәк.

Тагын барабан авазлары яңгырый. Матур кадет формасы кигән мәктәп укучылары мәйдан буйлап тантаналы марш белән үттеләр. Тату балалар гаиләсенә керәчәк үсмерләр аларны сокланып озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X