Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ватаныбыз тарихын һәр кеше белергә тиеш

Җомга көнне Лаешның 1нче гимназиясендә үткән халыкара “Ватан тарихы буенча тест” акциясендә катнашучылар моңа инандылар.

Чараны Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты “Көн саен Россия белән горурланам” проекты кысаларында үткәрде. Ул ватаныбыз тарихын популярлаштыруга, россия яшьләрендә милли аң формалаштыруга юнәлтелгән. Безнең районда тест үткәрүнең ике ноктасы эшләде: Лаешның 1нче гимназиясендә һәм Урта Девятово мәктәбендә.

-Тиздән Россия Федерациясе Конституциясенең  - илебезнең төп законының 25 еллыгын билгеләп үтәчәк, - дип мөрәҗәгать итте “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова. – Безнең һәр кайсыбызга көн саен үз конституция хокукларын һәм йөкләмәләрен тормышка ашырырга, үз эшчәнлегендә законнарны кулланырга туры килә. Илебез тарихын белмичә җәмгыятьтә сыйфатлы үзгәрешләргә ирешеп булмый.

Лаешлылар Ватаныбыз тарихы белән кызыксыналар – мәсәлән, гимназиядә тест бирергә теләүчеләр 60лап кеше булды. Катнашучыларның күбесе мәктәп балалары, техникум студентлары, педагоглар, шулай ук бу фән белән кызыксынучылар да бар иде. Һәр катнашучыга индивидуаль номер бирелде, аның буенча соңрак проект сайтында:http://test.кдгр.рф үз нәтиҗәләреңне белергә була.

-Россия тарихы буенча тест – үсеп килүче буынга үз белемнәрен тикшерү өчен бик шәп мөмкинлек, - дип билгеләп үтте №1 гимназиянең методик эшләр буена директор урынбасары Гүзәл Зотина. – 9 -11 сыйныф укучылары өчен бу булачак имтиханнар алдыннан репетиция.

45 минут эчендә 40 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Казакларда есаулга ничек мөрәҗәгать итүләрен яки Россия Империясенең беренче Дәүләт Думасы рәисенең кем булуын һәркем искә төшерә алмады. Күп кенә сорауларга җавап биргәнче  логик фикерләү

таләп ителде.

Мәктәп укучылары тестның катлаулы, әмма кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык булуын  билгеләп үттеләр. Бу чарага килүчеләрнең берсе дә үкенмәде. Катнашучыларның барысы катнашу турында таныклык алды. Ә инде тестны монда үтә алмаганнар аны онлайн язу мөмкинлегеннән файдаландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X