Хәйриячеләр Лаеш районы гаиләсенә бүләкләр тапшырдылар
Хәйрия фонды волонтерлары Ермаковлар гаиләсен игътибарсыз калдырмады.
Ермаковлар гаиләсе Дятлово авылында яши. Ир белән хатын алты бала тәрбиялиләр. Иң кечесенә нибары бер яшь. Кызларның берсе-сәламәтлек мөмкинлекләре чикле.
Узган атнада «Салават күпере» хәйрия фонды гаилә өчен азык-төлек сатып алды. Волонтер Гөлназ подгузниклар, Волонтер Юлия — балалар пюрелары тапшырды, ә волонтер Анастасия барысын да адресатка җиткерде.
Хәйриячеләр барлык балаларга сәламәтлек, уңышлы уку һәм гаиләдә иминлек телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев