Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа елда яхшы яшәр өчен иске елда нәрсә эшләргә кирәк

Яңа ел белән бәйле сынамышлар аз түгел. Аларга ышаныргамы әллә юкмы – һәркемнең үз эше. Нинди очракта да укып карарга кызык.

Бәйрәм алдыннан нәрсә эшләргә ярамый   

Бурычка акча, әйберләрне арендага бирергә, шулай булмаганда Яңа ел финанслар һәм сатып алуларга саран булачак;   

Кояш батканнан соң җыештырырга, кичен чүп чыгарырга, югыйсә  ялгышлык   белән үз бәхетеңне   югалтырга   мөмкин.   

Ә хәзер яңа елны дөрес каршыларга нәрсә ярдәм итәчәге турында  

Үзегезнең төшләрегезгә аерым игътибар бирегез: алар еш кына күрәзә булырга мөмкин; 

Күлмәк яки чалбар кесәсенә эре акча салыгыз: шул чакта ел сезнең өчен керемле булыр; 

Яңа елны сары, коңгырт яки шуңа якын төсмерләрдәге кием киеп каршылагыз. Бу керем һәм күңелле вакыйгаларны үзенә тартып тора, диләр;  

Яңа ел костюмында бер генә булса да яңа әйбер булырга тиеш, киләсе ел файдалы сатып алуларга бай булачак; 

Яңа ел төнен гаилә әгъзалары белән каршы алыгыз. Юкка гына яңа елны кем белән каршыласаң, шуның белән үткәрәсең дип әйтмиләр бит. 

Фейерверклар – ул матур гына түгел. Бу әле усал җаннардан саклану да.  

Тагын бер сынамыш бар: гаилә мөнәсәбәтләрендә тынычлык һәм гармонияне көйләү өчен өстәлнең һәр аягын җеп белән бәйләп чыгарга кирәк.  

Табигый материалдан эшләнгән бүләкләргә өстенлек бирегез. Бу сезне әйләндереп алган файдасыз һәм меркантиль кешеләрдән котылырга ярдәм итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев