Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Янтарный Берег” – бәхетлеләр йорты

Без – яшь гаилә. Озак вакытлар уңайлы, артык кыйммәт булмаган һәм инфраструктурасы үскән торак эзләдек. Төрле төзелеш компанияләре сайтларын актардык, “Янтарный Берег” торак комплексына тукталдык. Бардык, карадык һәм хатыным болай диде: “квартирны моннан алабыз”.

Без Казаннан чыктык һәм 20 минуттан Комлы Ковалига кердек. Безне сөйкемле кыз – реклама белгече Мария Алексеевна каршы алды. Без аның белән төзелә торган комплекс буенча экскурсия турында килешкән идек. Ул безнең сорауларга төгәл җаваплар бирде һәм “Янтарный Берег” сайтын караганнан соң туган шик-шөбхәләрне таратты.

Шулай итеп, торакны нәкъ моннан сатып алу карарына нәрсәләр тәэсир  итте?

Бу микрорайонда биш катлы дүрт йорт салу планлаштырыла. Берсе тапшырылган инде, икенчесе тәмамлану алдында – яңа яшәүчеләр монда 2019 елның декабрендә күченәчәк. Без әлегә бер бүлмәле квартир алабыз, әмма балалар туачак бит әле. Димәк, торак мәйданын арттыру турында уйларга кирәк булачак. Безнең шушы ук комплекста квартир сатып алу мөмкинлегебез булачак: монда бер, ике һәм өч бүлмәле квартирлар бар. Балалар бакчасына һәм поликлиникага бару өчен биш минут вакыт кирәк. Мәктәптә һәм “Дуслык” мәдәни-спорт комплексында төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли. Чагыштырмача поселок зур түгел, һәр бала күз алдында. Гомумән, балалар тәрбияләү өчен шартлар яхшы.

Хәзер эш турында. Комлы Ковалида һәм аның янәшәсендә сәнәгать предприятиеләре шактый. Эшкә Казанга да йөрергә була: юл яхшы, рейс автобусы йөри. “Янтарный Берег”тан шәһәргә кадәр аерым автобус линиясе җибәрү планлаштырыла.

Әмма безне кызыксындырган иң мөһим нәрсә – торак бәясе һәм сыйфаты. Безне монда күңелле сюрприз көткән. Өлешләп катнашу һәм бизәкләү алды эшкәртү күздә тотылгач, квартир бәясе чагыштырмача кыйммәт түгел. Мәсәлән, бер бүлмәле квартирда бер квадрат метр бәясе 40 мең чигендә. Гомумән алганда 300-400 мең сум янга кала. Өч бүлмәледә – квадрат метры 37 мең сум (нульдән алганда). Акчалата, карта ярдәмендә, торак сертификаты, ана капиталы белән түләргә була. “Янтарный Берег” ТК юристлары безнең кебек яшь гаиләгә һәм пенсионерларга ипотека (шул исәптән хәрби дә) алуда ярдәм итәләр. Яңа торакка түләүнең тагын бер юлы тәкъдим ителә: әгәр Казанда квартирың бар икән ТК аны мөстәкыйль сата һәм шул ук вакытта монда торак броньлый. Әзер йорт та бар, төзелә торганы да, ә инде бу үз финанс мөмкинлекләреңне исәпкә алып сайлау юлы бирә: әзер торак сатып алыргамы яки нульдән арзанракнымы.

Мария белән сөйләшкәч без аның белән тәкъдим иткәннәрне карарга киттек. Ул безгә 172 квартирның 143е сатылуын әйтте. Йорт кирпечтән салынган – ә хәзер бу сирәк эшләнә. Стеналар урам яктан җылытылган һәм керамик-гранит плитәләр белән тышланган. Витражлы пыялалар куелган  лоджияләр аерым бер төс бирә. Төзелеш заманча, ә яшәүчеләр иминлеген домофоннар тәэмин итә. Иркен керү урыннары һәм киң коридорлар монда яшәүчеләргә мебельне кертүдә ярдәм була. Коридор башында иркен бина күрдек: һәр катта коляскалар кую урыны бар. Бу гомуми файдалану урыны коляскалар, чаналар, велосипедлар һәм башка спорт кирәк-яраклары өчен. Шәп уйланылган!

Квартирга керәбез. Индивидуаль җылытуга игътибар иттек. Бу безне сөендерде: без кайчан җылы бирәсен үзебез хәл итәчәкбез. Бизәү эшләре алды да ошады. Үзебезгә ошаган обойны алып ябыштыра алачакбыз, ламинат сайларбыз. Идәннәр яхшы ныгытып җәелгән. Ә санузел һәм кухняны хатыным карап куйды инде – үзе теләгәнне. Сүз уңаеннан, квартирларда зур булмаган кладовка бар – аны гардероб итеп файдаланырга була. Әгәр бүлмәара стенаны күчерсәң, йокы бүлмәсе зурая. Архитекторлар кайбер кешеләрнең теләкләрен истә тотканнар, шуңа күрә квартирларда капиталь стеналар юк – аларны рәхәтләнеп ватарга була. Биек түшәмнәр дә  яхшы – 2,7 метр.

Лоджиягә чыктык. Искиткеч күренеш. Ерак түгел урман, күл, парк. Мария икенче йортта беренче катларда базлар булачагын да әйтеп үтте.

Торак комплекс территориясендә стадион төзү планлаштырыла.. Ә балалар мәйданчыгы бар инде.

-Балалар белән йөрер урын, буш вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бар, - дип үз сүзен әйтте хатыным.- Ә син күлгә балык каптырырга барырсың һәм безне балык белән сыйларсың.

Мине машина кую урыннары кызыксындырды. Алар монда җитәрлек, 100дән артык машина сыя, ишегалды да иркен.

Берничә квартир карагач, без хатыным белән бер фикергә килдек: уңайлы, җайлы, тыныч, кулай, сайлау мөмкинлеге бар.

Реклама хокукында. 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X