Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яраланганнан соң Лаеш десантчысына район җитәкчелеге ярдәм итте

Лаешта яшәүче, ВДВ өлкән лейтенанты Дмитрий Дормидонтов беренче көннән үк Украинада махсус операциядә катнаша.

Фото Дмитрий Дормидонтов архивыннан

Ул мөһим юнәлештәге сугышта була һәм аларның берсендә ярчыклар белән яралана.

Хәзерге вакытта Дмитрий хәрби госпитальдә дәвалана.

Лаеш хәрби комиссары Александр Афанасьев аңлатма бирә.

-Дмитрий Владимирович Дормидонтов дүрт ел элек Рязань десант училищесын тәмамлады. Ул анда  үҗәтләнеп укырга керде. Имтиханнарны ике тапкыр бирде, чөнки беренче елда конкурстан үтмәде. Аны Казан танк училищесына чакырдылар, әмма Дмитрий баш тартты – үз хыялына тугры калды. Рязань десант училищесы курсанты булгач, ныклап җиңү фәнен үзләштерә башлый. Ә дүрт ел элек ул аны тәмамлады һәм профессиональ хәрби булды. Украинада махсус операция башлангач, якташыбызны хәрби хәрәкәтләр районына җибәрәләр. Яралангач, рота командиры, өлкән лейтенант Дормидонтов Астрахань госпиталенә озатыла. Әти-әнисе Наталья һәм Владимир Дормидонтовлар улларының яралануын белгәч, үзләренең иске машиналарына утырып Дмитрий янына ашыгалар. Лаеш районы җитәкчелеге бу баруга ярдәм итә. Моннан тыш, район башлыгы Илдус Зарипов госпитальгә һәм безнең сугышчыга бүләкләр әзерләргә куша.

Әти-әнисе уллары яныннан кайткач, безнең хәбәрчебез Наталья Дормидонтова белән әңгәмә корды.

Исәнмесез. Олы улыгыз Дмитрий мәктәптә нинди булды?

-Дима калган балалар кебек укыды. Репетиторлар модасы киткәч, ул миңа: “Әни, миңа китаплар  гына ал” диде. Имтиханнарга Дима үзе әзерләнде Күп укыды, шул исәптән матур әдәбият та. Мин дә ул укыган китапларны укыдым, без еш кына укыган әсәрләрне тикшердек. Тарих белән кызыксынды, бокс белән шөгыльләнде. Кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланды. Лаешта кадетлар мәктәбе ачылуга шунда китте.Ярты елдан кире кайтты, чөнки кадетларга физика укытмыйлар. Ә Диманың яхшы белем аласы килде. Мәктәптә аны хөрмәт иттеләр Ничектер сыйныфташлары фоторәсемен кысага куеп “Тигезләнү текә егеткә” дип язганнар иде.

Рязань десант училищесында уку сезнең улыгызда нәрсәсе белән истә калды?

-Мин әйтеп киткән идем инде, улым тарих белән кызыксынды. Ә Рязаньда аңа училище музеенда экскурсия үткәрүне ышандылар. Анда ниндидер делегация килүгә Дима экскурсоводка әйләнә. Ә аңа уку җиңел бирелде. Ул яңаны белергә омтылды, нәрсәгәдер өйрәнергә яратты. Десантчы – ул башы белән кирпеч ватучы түгел. Десантурага белемле һәм максатчан кешеләр бара. Алар чын патриотлар. Сүздә түгел, ә эштә патриотлар.

Улыгызның Украинада махсус операциядә катнашуын Сез ничек белдегез?

-Ул Украинага 24 февральдә китә, ә 26сында аның туган көне. Элемтә югалды, мин аны туган көне белән котлап та шалтырата алмадым. Дима мөгаен шундадыр дип уйладым, анда... Без аның белән бары дөресен әйтергә килештек, әгәр моны әйтергә ярамаса, дәшмәскә.  Украинага килгәч фәкать ике атнадан улым үзенең кайда булуын хәбәр итте.

Дмитрий яралануы турында шунда ук хәбәр иттеме?

-Мин Дима яраланган көнне нидер булуын тойдым, Әтисенә: “Дима белән нидер булды” дидем. Улым госпитальдән шалтыраткач, дәвалануда булуын әйтмәде. Тавышы көр, шаяра. Ә мин: “Дима, син яраландыңмы? Фәкать дөресен әйт. Бу очракта дәшми калырга ярамый”, дип сорадым. Ул гаҗәпләнде: “Ә син ничек белдең?” Мин бит ана, ана йөрәге сизә ул...

Улыгызның яралануы турында белгәч нинди хисләр булды?

-Калган барлык аналар кебек... Әрнү, курку, аның сәламәтлеге өчен борчылу, тизрәк аны күрәсе килү. Тәүрат алып укый башладым. Барлык аналарга әйтәсем килә: догаларыгызны үз балагыз өчен генә түгел, сугышта булган, Туган ил сагында булган бар кеше өчен укыгыз. Алар да бит кемнәрнеңдер уллары, абый-энеләре, ирләре. Үз бурычларын үтәүче барлык сугышчылар өчен догалар кылыгыз.

Район башлыгы ярдәме белән сез госпитальдә булдыгыз. Улыгызны дәвалаудан канәгать булдыгызмы?

-Анда конвейер. Берәүләрне чыгаралар, икенчеләрен китерәләр. Мин табиблар һәм шәфкать туташларының эш күләмен күрдем. Аларның яралыларга мөнәсәбәтләрен күреп гаҗәпләндем... Аларны кочаклыйлар да, җылы сүзләрен дә кызганмыйлар. Ә инде чыгарганда күз яшьләрен көчкә тыеп: “ Зинһар, үзегезне саклагыз. Башка безгә килмәгез. Өйләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтыгыз”дип озаталар. Шундый җылы мөнәсәбәт! Безнең егетләр өчен зур рәхмәт аларга!

Бәлки башка һөнәр сайласа, яхшырак, тынычрак булыр иде...

-Мин “Офицеры” фильмын яратам. Аны караганда һәрчак елыйм. Шундый һөнәр бар – Туган илне саклау. Менә Дима да Россия мәнфәгатьләрен саклый. Ул ике тапкыр Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашты. Мин үз улым белән горурланам, ул чын ир-егет. Кече улым да ирләр һөнәрен сайлады – коткаручы булып эшли. Ә инде җылыда утырган һәм Украинадагы махсус операцияне тәнкыйтьләүчеләргә Сергей Бодров сүләрен искә төшерәм: “Сугыш вакытында үзебезнекеләр турында начар әйтергә ярамый. Беркайчан да. Хәтта алар хаклы булмаса да”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Яраланганнан соң Лаеш десантчысына район җитәкчелеге ярдәм итте