Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ярты Европаны азат иткән

Абдулла Гыйният улы Ядкәров фронтта бер елдан аз гына күбрәк вакыт үткәрә, әмма дошманның бомбага тотуын кичерә, каты сугышларда катнаша һәм авыр яралана.

Ул 1926 елда Оренбург өлкәсендә туган. Кызыл Армия сафларына аны 1944 елда, ул балигъ булуга алалар.

-Безне, яшь егетләрне, Оренбургтан поездда Сталинградка, аннан Днепропетровскка озаттылар. Анда бүлекчәләргә һәм взводларга бүлделәр һәм элемтә белән эшләргә өйрәтә башладылар, - дип сөйли сугышта катнашучы. - Без баганаларга менәргә, чыбыкларны тоташтырырга, аларны изоляторларга бәйләргә өйрәндек.

Бер айдан соң сугышка яңа алынган егетләрне сугышлар барган Кривой Рогка, аннары – Яңа Бугка җибәрәләр. Абдул Ядкәров Көньяк Буг елгасын кичә, аннан соң солдатлар Котовск шәһәре аша Раздельная станциясенә кадәр җәяү баралар.

-Поездлар төрле якларга китә торган станциядә урнаштык, дип дәвам итә ветеран. - Ишетәбез – бомбардировщиклар гүли. Кешеләр кычкыралар: «Рама, рама!» (немец самолетларын шулай атыйлар – редакция искәрмәсе). Без далага качтык. Бомбардировщиклар станцияне тулысынча бомбага тотты. Ә станциядә пушкалар һәм танклар белән поезд тора иде...

Аннары – Львов, Польша, Румыния була - солдатлар айлар буе көнбатышка җәяү баралар. Бөтен тирә-юнь җимерелгән, аеруча шәһәрләр. Венгриягә барып җитәләр, анда Ньиредьхаза шәһәре өчен дәһшәтле сугыш була.

-Без Будапешт ягына киттек.  - дип өсти Абдул Гыйниятович. - Дунайны кичтек, әмма дошман нык каршылык күрсәтте, хәтта яшүсмерләр дә... 1945 елның апрелендә, елганы кичкәндә, мине ун метрлап ераклыкта шартлаган бомба кыйпылчыгы яралады. Контузия дә алдым. Будапешттан ерак түгел урнашкан кыр госпиталенә озаттылар, аннары кире Ньиредьхазага кайтардылар. 9 Майны шунда каршы алдым.

Сугыш беткәннән соң Абдул Ядкәров элемтәче булып эшли, Ростов-на-Дону, Сухумида телефон кабеле суза, Бакудан Армавирга кадәр телефон линиясе төзи. 1948 елда элемтәчеләрне Төмән өлкәсенең Ишим шәһәренә җибәрәләр, анда Төмән-Омск линиясен төзиләр.

1950 елда демобилизацияләнгәннән соң Абдулла Ядкәров Урта Азиядә тимер юлда башта кочегар, аннары маневр поездларында машинист ярдәмчесе булып эшли. Пенсиягә чыккач Габишевога күчеп кайта, бүгенге көндә дә ул биредә яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X