Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь сәясәтчеләрне өйрәнәбез

Бөтен Идел буеннан яшь активистлар Лаеш районында җыелды

Фото: ”БР” “Яшь гвардия” матбугат хезмәте

«Идел» Яшьләр үзәгендә Идел буе федераль округы (ПФО) буенча «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының округ киңәшмәсе тәмамланды.

Анда төбәк штаблары, аппаратлары җитәкчеләре, ПФО төбәкләреннән активистлар һәм яшь кандидатлар катнашты.

Өч көн дәвамында катнашучыларны төрле танып-белү сессияләре, күп кенә лекцияләр көтте. Алар арасында - махсус экспертлардан төбәк бүлекчәләрендә нәтиҗәле эшләүгә юнәлдерелгән осталык сәгате, үз кейсларын тәкъдир итү һәм яклау бар иде.

Идел буе федераль округы активистларын беренче көнне «Яшь гвардия» үзәк штабы экспертлары Егор Литвиненко, Артем Петров, Вероника Чибрикованың төбәк бүлегенең нәтиҗәле эше турында лекцияләре көтте. Спикерлар оешманың сәяси ориентлашуы, проект эшчәнлеге, шулай ук төбәк бүлекләрен үстерүдә медианың роле турында сөйләделәр.

Семинарның икенче көне массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә «Яшь гвардия» төбәк бүлекчәләре эшчәнлеген яктыртуга багышланган иде. Яшьгвардияче кандидатлар семинарында 2021 елгы сайлау кампаниясенә өйрәттеләр. Яшьгвардиячеләр өчен булачак сәясәтченең имиджы, социаль челтәрләрне алып бару, халык алдында чыгыш ясау сәнгате һәм башкалар кергән шәхси бренд буенча лекция үткәрделәр.

Берничә көн эчендә яшь активистлар-булачак сәясәтчеләрне пандемия чорында повестка формалаштырырга, мәгълүмати киңлектә төбәк бүлекләре эшен алып барырга һәм проектларны гамәлгә ашырырга өйрәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев