Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшәлгән еллар - байлык

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Фәрдәнә Абдулла кызы Хәсәнова юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды.

Юбиляр Кукмара районы Нормабаш авылында гади крестьян гаиләсендә туа.

Аның хезмәт эшчәнлеге Кукмара районының «Берлек» колхозында эшләүдән башлана, ә Бөек Ватан сугышы елларында ул «Маяк» колхозына күчә. Юбилярның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.

Ире Сәмигулла Гадиятулла улы Хәсәнов ат караучы булып эшли, 1997 елда вафат була. Ирле-хатынлы Хәсәновлар 37 ел бергә гомер итәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Хәзерге вакытта Фәрдәнә Абдулловна Лаеш районының Татар Янтыгы авылында яши. Ул - дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы өчен яраткан һәм хөрмәтле әби. Хезмәттәге казанышлары өчен юбилей медальләре белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев