Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Йөрәк мәңге яшь

Карадулида яшәүче туксан яшь тулуны билгеләп үтте.

Озын гомерле кешене котлау өчен Карадулига Лаештан район җитәкчелеге вәкиле Виктор Воробьев һәм газетабыз хәбәрчесе барды. Карадулида безне зур булмаган төзек агач йорт янында каршыладылар. Җылы бүлмәгә кергәч без юбилей тантанасына килүчеләрнең рус халык көйләрен җырлауларын ишеттек.

Райбашкарма комитетының эшләр башкаручысы Виктор Воробьев Анна Михайловнаны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән котлады һәм аңа Владимир Путин открыткасын тапшырды.

Нармонка авыл җирлеге башлыгы Людмила Стерякова да бу ханымны искиткеч юбилее белән котларга килгән иде, ул безгә Анна Михайловнаны тыйнак, хезмәт сөючән хатын дип тәкъдим итте. Ул үз гомеренең утыз елын “Нармонка” совхозында эшләгән. Анна Андреева нигездә яшелчәчелектә хезмәт куйган. Ире Александр белән ике кыз үстергән, тормыш иптәше утыз алты ел элек вафат булган. Кызлары Анна һәм Татьяна әниләрен кадерлиләр.

Олы кызы Анна Александровна сөйли:

-Әни һәрвакыт монда, Карадулида яшәде. Бер кая китмәде. Без дә монда, күз алдында. Әни әле дә эшкә тартыла, бакчадан керми диярлек. Безне каршылый, сыйлый. Хәзер аның алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

“Камская новь” – “Кама ягы” да барлык котлауларга кушыла һәм Карадулиның озын гомерле кешесенә яхшы кәеф, имин тормыш һәм җан тынычлыгы тели. Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз, Анна Михайловна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев