Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Замана балалары өчен иң яхшы белем

Лаеш районында заманча белем бирү учреждениеләре тагын бергә артты.

Усады авылында 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды.

Ачу тантанасына Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова килде.

Балалар бакчасы урнашкан Столбище авыл җирлеге – районда иң тиз үсә торган җирлек. Нәкъ менә шуңа күрә инфраструктураны үстерү һәм һәркем өчен мөмкин булган белем бирүне тәэмин итү социаль-икътисади үсешнең өстенлекле бурычлары арасына керә. «Көньяк парк» торак комплексында урнашкан «Акыллы балалар» яңа балалар бакчасы җирлек үсешендә мөһим пункт булды. Ул «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, белем бирү учреждениесе 260 урынга исәпләнгән, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә. Барлык яшь төркемнәрендә дә “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” мәктәпкәчә белем бирү программасы тормышка ашырыла. 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәр яшь параллелендә дә полилингваль тәрбия бирүче төркем каралган. Балалар бакчасының барлык төркемнәре дә үз методик темасы буенча эшләячәк. Әлеге программага ярашлы төстә, полилингваль тәрбия бирүче төркемнәрдә музыка һәм физкультура дәресләре һәм өстәмә түгәрәкләр өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә узачак.

- Мин монда балалар белән шөгыльләнү өчен каралган бик күп технологияләр белән таныштым, - дип үз фикере белән уртаклашты Татьяна Ларионова. – Монда килгән балаларга, һичшиксез, бәхет елмайды дип әйтә алам.

Мактаулы кунаклар өчен балалар бакчасы буйлап экскурсия үткәрделәр. Илдус Фатыйхович һәм Татьяна Петровна йокы, уен бүлмәләрен, музыка һәм спорт сыйныфларын карадылар, махсус фотозонада фотога төштеләр, шулай ук балалар һәм тәрбиячеләр белән аралаштылар. Бәйрәм хөрмәтенә балалар зур булмаган концерт әзерләгәннәр иде.

«Акыллы балалар» балалар бакчасыннан тыш, район башлыгы һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары башка мәгариф учреждениеләрендә дә булдылар. Алар Усады прогимназиясе һәм Советлар Союзы Герое А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә кертелә торган заманча белем бирү методикалары белән таныштылар.

Балалар бакчасын ачу – Столбище һәм Усады авылларында яшәүчеләр өчен соңгы шатлыклы вакыйга түгел. Киләсе елда биредә 500 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев