Үзмәшгульләрнең өстенлекләре
Районда һаман да үз керемнәрен легальләштерергә тәвәккәлләмәгән кешеләр аз түгел. Аларны беренче чиратта ике сорау кызыксындыра: үзмәшгульләрнең өстенлекләре нидә?
Бу сорауга кыскача җавап бирергә тырышыйк.
Башта үзмәшгульләрнең нинди өстенлекләре барлыгы турында
- Рәсми статус алалар: үзмәшгульләр эре клиентлар белән килешүләр төзи алалар.
- Легаль керем алалар: рәсми төстә эшлиләр, салым хезмәтенең сораулары булмаячак.
- Минималь салым түлиләр: салым һәр түләүдән 4% яки 6% тәшкил итә.
- Керем турында белешмәләр: салым түлиләр, үз керемнәрен теркиләр. Шуңа күрә керемнәре турында белешмәне законлы нигездә ала алалар.
Ә хәзер легаль булмаган эшмәкәрләрнең нидән шикләнүе турында
- Салым инспекциясе салымны өстәп исәпләргә мөмкин: ул чакта керемнең 13%ын түләргә туры килә, шуңа өстәп штраф.
- Клиенттан түләү алмыйлар, чөнки мондый эшмәкәрләр килешүсез эшлиләр. Ә бу клиент алдарга мөмкин дигән сүз. Аңа полициягә дә зарлана алмыйсың.
- Кредит рейтингы юк: шул рәвешле, керемнәр турында белешмәдән башка бизнесны үстерергә акча алып булмый.
- Дәүләт хезмәтеннән чыгаралар: квартир арендасыннан законсыз керем алучы чиновник карьерасыннан колак кагарга мөмкин.
Белешмә өчен: Татарстанда инде 39740тан артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев