Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Зур булмаган җирлектәге зур эшләр

​​​​​​​Матюшино авыл җирлегендә авылда яшәүчеләр проблемалары хәл ителә.

Матюшино авыл җирлеге башлыгы Надия Миңнуллина 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Мәсәлән, 2021 елда җирлек 1,5 миллион сум күләмендә авыл җирлекләренә ярдәм гранты алган. Бу акчаларга Садовая урамында янгын сүндерү өчен скважина борауланган, су чыгару җайланмасы урнаштырылган, шулай ук Грибная урамында балалар мәйданчыгы ясалган. Идел яры буенда рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча эш алып барылган. Яр буе полосасы тәртипкә китерелгән, аннан 18 куб метр чүп-чар түгелгән.

Энергия саклаучы яңа яктырткычлар урнаштыру һәм искеләрен алыштыру дәвам итә. Узган елда Березовая урамында 7 багана, 7 яктырткыч урнаштырылган һәм 230 метр кабель сузылган. Бугровка урамына бару юлына 27 багана һәм шулкадәр үк яктырткыч куелган, 810 метр кабель салынган. Озерная, Грибная, Садовая, Вишневаяда урам яктырткычларын диодлыга алыштырганнар. Быел да бу эшләр дәвам иттереләчәк. Гражданнарның узара салым программасы буенча Университетская һәм Грибная урамнарында юл түшәмәсен ремонтлау буенча эшләр үткәрелгән. Гражданнар җыенында Лесная урамындагы юлны ремонтлауга һәм Садовая урамында җәяүлеләр өчен тротуар салуга акча җыярга хәл иттеләр. 2021ел дәвамында Свежая, Садовая, Грибная урамнарындагы карт агачлар киселгән, хуҗасыз этләрне тоту буенча эш башкарылган. Җирле кешеләр йортларына янгынны кисәтә торган 47 автоном прибор урнаштырылган.

Быел да җирлек территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм территорияне тәртиптә тоту эшләре дәвам итәчәк. Янгын сүндерү өчен тәгаенләнгән скважинаны электрга тоташтырырга ниятлиләр. Җирле үзидарә органнары алдында торган башка бурычлар арасында авыл җирлегенең генераль планын төзү, балалар мәйданчыкларын,чүп-чар җыю мәйданчыкларын ызанлау, Моховое күлен кадастр исәбенә кую буенча да эшләр бар.

Җирлек халкы район җитәкчелегенә фельдшерлык-акушерлык пункты һәм җәяүлеләр өчен тротуар салуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Утырыш азагында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков Матюшинода яшәүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X