27.10.2016 14:12

Хәйруллин Самат Хәйрулла улын юбилее белән тәбрик итәбез!

Автор  Редактор
Бәяләү
(1 тавыш)

Сиңгел авылында яшәүче Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Хәйруллин Самат Хәйрулла улын юбилее - 80 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез!

Аңа озын гомер, саулык, бәрәкәтле тормыш телибез! Тагын күп еллар кайгы-хәсрәт күрмичә, гаиләсен, якыннарын  шатландырып, аларга терәк, киңәшче булып яшәргә язсын!

Сиксән яшькә җиттем инде, диеп

Еллар узды, диеп кайгырма -

Синең тормыш маяк булып торыр

Без барасы юллар алдында.

Тәбриклибез, әти, бүген сине

Туган көнең үтсен күңелле!

Алда булсын синең тик ак көннәр,

Шушы бәйрәм көнең  шикелле!

Барлык балалары, киленнәре, кияве, оныклары  исеменнән

Илдар Хәйруллин.

Фикер  

 
0 #1 Кәүсәрия Гаяз кызы 2016-10-31 17:03
Самат абый! Чын күңелемнән сезне туган көнегез белән котлыйм! Авырмыйча, тигезлегегез белән бәхетле гомер телим
Өземтә
 

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту