Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Атабайлылар авыл бәйрәмен билгеләп үттеләр

Республика көне алдыннан Атабай авылы кешеләре туган авыллары бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул юбилейга туры килде - Куйбышев сусаклагычы суы астында калу белән бәйле төстә Атабайның яңа территориягә күчүенә нәкъ 60 ел тулды. Матур күренешләр, искиткеч елга, урманнар һәм болыннар - әмма бу як табигать байлыклары белән генә дан тотмый. Ул...

Республика көне алдыннан Атабай авылы кешеләре туган авыллары бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул юбилейга туры килде - Куйбышев сусаклагычы суы астында калу белән бәйле төстә Атабайның яңа территориягә күчүенә нәкъ 60 ел тулды.

Матур күренешләр, искиткеч елга, урманнар һәм болыннар - әмма бу як табигать байлыклары белән генә дан тотмый. Ул үзенең гаҗәеп кешеләре, туган авыллары чәчәк атуга ярдәм итүче хезмәткәрләре белән бай. Авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова үз котлавында якташларына мөрәҗәгать итеп шул турыда сөйләде. Матур концерт программасы "Бибинур" ансамбле башкаруында Атабай турындагы җырдан башланды. Күңелләргә үтеп керерлек җырлар һәм биюләр авылның өлкән кешеләре, күпсанлы кунаклар чыгышлары, бүләкләр һәм рәхмәтләр тапшыру белән чиратлашты.

Авылдашлар озак еллар җирле хакимияткә җитәкчелек иткән, ветераннар советы рәисе, өлкән яшьтәге укытучы, иҗади шәхес, актив тормыш позициясендә торучы Фәридә Билалованың чыгышын игътибар белән тыңладылар. Ул туган җир турында күп кенә шигырьләр һәм җырлар авторы да. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәис Нургалиев атабайлыларга изге теләкләр теләп мөрәҗәгать итте. Ул 50 ел бергә гомер иткән Рәмзия һәм Шамил Хәмитовларны котлады һәм аларга бүләк тапшырды. Бәйрәмдә шулай ук авылның өлкән кешеләренең берсе Сафия Баһаветдинова да билгеләнде.

Атабайлылар кадерле кунаклар өчен тылсымлы ашъяулык җәйделәр. Һәркемне самавырда кайнаган чәй һәм күпереп торган коймаклар белән сыйладылар. Бәйрәм бик яхшы үтте. Аны оештыручылар - җирле үзидарә, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре чын күңелдән тырышканнар. Атабай киңлекләре өстендә җырлар озак яңгырады әле, туган яктан матуррак җир юк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев