Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безгә тормышта терәк булыгыз

Татар Янтыгында авылдашларын Өлкәннәр көне белән котладылар. Бу турыда безгә авыл клубы мөдире Раушания Кашапова язды. -Без хөрмәтле пенсионерларыбызны чәй табынына чакырдык. Алар ял итсен һәм үз проблемаларын онытсын өчен барын да эшләдек. Өлкән яшьтә булуларын онытып кунаклар рәхәтләнеп биеделәр, уеннарда катнаштылар. Китапханәче Фәридә Шәйхиева Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең "Бәхетлеләрнең серләре"...

Татар Янтыгында авылдашларын Өлкәннәр көне белән котладылар. Бу турыда безгә авыл клубы мөдире Раушания Кашапова язды.

-Без хөрмәтле пенсионерларыбызны чәй табынына чакырдык. Алар ял итсен һәм үз проблемаларын онытсын өчен барын да эшләдек. Өлкән яшьтә булуларын онытып кунаклар рәхәтләнеп биеделәр, уеннарда катнаштылар. Китапханәче Фәридә Шәйхиева Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең "Бәхетлеләрнең серләре" дигән китабыннан "Йөрәксез бала" риваятен укыганда күпләрнең күзләренә яшь килде. Кичәне без өлкәннәр адресына яхшы теләкләр белән тәмамладык: "Озак яшәгез, кайгы-хәсрәт сезне читләтеп үтсен. Безгә тормышта терәк булыгыз".

Әти-әниләргә, өлкәннәребезгә мәрхәмәтле булыйк. Алар безнең йортларыбыз яме бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев