Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибар: балалар!

"Игътибар: балалар!" операциясе башыннан Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 40 ка якын фактын теркәгәннәр. 15 ата-ана балаларны махсус тотып торучы җайланмалардан башка йөрткән. Ике йөртүче җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынында җәяүлеләргә юл бирмәгән. Шул ук вакытта җәяүлеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакытта...

"Игътибар: балалар!" операциясе башыннан Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 40 ка якын фактын теркәгәннәр.

15 ата-ана балаларны махсус тотып торучы җайланмалардан башка йөрткән. Ике йөртүче җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынында җәяүлеләргә юл бирмәгән. Шул ук вакытта җәяүлеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакытта да үтәмиләр: аларның җидесенә тиеш булмаган урында юл аркылы чыккан өчен штраф салынган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре әлегә бар кеше өчен дә тормыш нормасына әйләнмәгән. Мәсәлән, соңгы рейдларның берсендә генә дә балаларны махсус җайланмадан башка йөртүче ике ата-анага беркетмә төзелгән. Иминлек каешын эләктермичә йөрүче 13 йөртүче ачыкланган, Лаешта яшәүче бер кеше юлны тиеш булмаган урыннан чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X