Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Комлы Ковалида ел уңышлы тәмамланган

Утырыш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә үтте.

Сессия алдыннан Михаил Владмирович авыл җирлеге территориясендә урнашкан предприятиеләр һәм яшәүчеләр җитештергән продукция куелган экспозиция белән танышты. Комлы Ковали мәктәбе укучылары җыйган берничә робот механизмын эшләтеп карау зур кызыксыну уятты.

Авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйлаҗетдинова яңа мәктәп төзү кирәклеге мәсьәләсен күтәрде, якындагы елларда беренче сыйныфка килүче балалар саны арта. Җирлектә мәдәни-масса эшләренең яхшы баруы билгеләп үтелде. “Дуслык” үзәгендә түгәрәкләр һәм секцияләр күп эшли. Узган елда концертлар, бәйрәмнәр, күргәзмәләр күп булган, цирк тамашалары үткән. Җирлек территориясендә төрле дәрәҗә ярышлар үтә торган спорт мәйданчыклары бар. Спорт-ял үзәгендә беренче мәртәбә Пенсия фондының район идарәсе ярдәмендә өлкән яшьтәгеләр өчен дәвалау физкультурасы төркеме оештырылган.

Аннан соң җирлекне төзекләндерү мәсьәләләре каралды. Насос урамы ремонтланган һәм Орелга борылышта светофорлар урнаштырылган. “Изумрудный город” паркын төзекләндерү эшләре дәвам итә һәм урамнарны яктырту ремонтланган.

Җирлек башлыгы зур күләмле чүпләр белән булган проблеманы әйтеп үтте. Аннан соң ул үзара салым программасын тормышка ашыру турында сөйләде. 2017 елда Вороновка авылында суэтем башня ремонтланган һәм ягулык салу урыны артында скважина төзелгән. 2018 елда бу скважинаны суэтем башня белән тоташтырганнар, язлый ул эшли башлаячак. Насос урамында гидрант урнаштырып 290 метр суүткәргеч алыштырылган. Юл эшләре дә үтәлгән: Вороновкада Дубравная һәм Новый тыкрыгына вак таш җәелгән. Шулай ук Луговая һәм Бутырская урамнары юл буйларына таш салу хәл ителгән.

2018 елда җирлек башка республика программалары буенча да төзекләндерелгән: Бутырская урамына асфальт салынган – ике бакчачылык ширкәтенә бару юлы. Моннан тыш җирлек икътисади күрсәткечләр буенча динамик үсүче җирлекләрнең берсе буларак 1 миллион сумга грант откан, аны суны тимердән арындыру буенча җиһаз урнаштыруга һәм Насос урамында скважина казуга тотканнар. 2019 ел башына бу система тулысынча җыелган, җиһазларны гыйнвар азагында сынап карарга тиешләр.

Надежда Сергеевна җирлек һәм районның тагын бер вакыйгасын билгеләп үтте – Комлы Ковалида табиблык амбулаториясе төзелеп бетү, аны ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы.

Участок уполномоченные Камил Хисаметдинов хокук тәртибе торышы һәм  профилактик эшләр турында сөйләде. Сессия Михаил Фадеев чыгышы белән төгәлләнде. Ул җирлек территориясендә күп эшләнүен әйтеп китте. Комлы Ковали күп программаларда катнаша. Монда яңа балалар бакчасы һәм мәктәп төзү зарур. Моннан тыш футбол стадионы төзү мәсьәләсе карала, шулай ук икенче ел инде Росреестр архивы төзелә. Шулай итеп җирлектә эш урыннары күп булачак.

Аннан соң җирлектә яшәүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Моннан соң комлы ковалилылар утырышта катнашучыларга үз сорауларын бирделәр. Яңа амбулаториядә көндезге стационар эше турында тема күтәрелде. Сорауга Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова җавап бирде. Аның сүзләре буенча, көндезге стационар ачу өчен мәҗбүри иминият фондыннан дәүләт заказы алу кирәк. Моның өчен амбулаториягә җирле халыкның күбрәк теркәлүе сорала. Елена Владимировна амбулатория каршында ашыгыч ярдәм хезмәте филиалы формалашуын билгеләп үтте, персонал туплана башлаган инде. Чираттагы сорау җирле почта бүлегенең эше канәгатьләнерлек булмавы турында булды. Шулай ук Лаеш районының яңа телефон белешмәлеге кирәкле дә әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев