Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Коррупциягә –“Юк!“

Район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә үткән коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышында коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча эшнең уңай яклары билгеләнде. Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Лаеш районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Коррупция күренешләренә норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан ел саен тапшырылучы керемнәр...

Район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә үткән коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышында коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча эшнең уңай яклары билгеләнде.

Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Лаеш районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Коррупция күренешләренә норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан ел саен тапшырылучы керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүматларны һәм аларның югары белем турында дипломнарының төп нөсхә булуын тикшерү киртә була.

Илгизә Нәҗип кызы әлеге социаль яманлык белән көрәшнең районның бар оешма һәм учреждениеләренең тыгыз үзара мөнәсәбәте белән гамәлгә ашырылуын ассызыклады. Булган тискәре күренешләргә карата халыкта коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру өчен район Советы бинасына кергәндә һәм "Универмаг" кибете бинасында гражданнарның аноним мөрәҗәгатьләре өчен тартма урнаштырылган. Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен җәмәгать кабул итүе һәм Интернет-кабул итү эшли. Коррупция фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин булган телефон номерлары район сайтында урнаштырылган.

Төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Андрей Рябинин комиссия әгъзаларына торак-коммуналь системага керүче бюджет акчаларын һәм халыкның түләүләрен, шул исәптән капиталь һәм агымдагы ремонтка бүленгән акчаларны да рациональ файдалану турында сөйләде.

Шулай ук район башкарма комитетының икътисад һәм эшмәкәрлек бүлеге начальнигы Илнур Хәбибуллин һәм район башлыгының коррупция белән көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зарина Каюмова чыгышларын тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш