Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Көймәдә йөргәннәр...

Һава торышы начар булганда дулкыннарга ышанырга ярамаганлыгы турында хәтта җыр язучы шагыйрьләр дә кисәтә. Ә Казаннан Атабайга ял итәргә кайткан яшьләр төркеме бу фикерне кире кагарга булган, ахры. Үткән шимбәдә, көчле җил һәм дулкыннар булуга карамастан, алар резина көймәдә зур суга чыгалар. Аның пассажирларына адреналинны озак көтәргә туры килми. Өстәвенә,...

Һава торышы начар булганда дулкыннарга ышанырга ярамаганлыгы турында хәтта җыр язучы шагыйрьләр дә кисәтә. Ә Казаннан Атабайга ял итәргә кайткан яшьләр төркеме бу фикерне кире кагарга булган, ахры.

Үткән шимбәдә, көчле җил һәм дулкыннар булуга карамастан, алар резина көймәдә зур суга чыгалар. Аның пассажирларына адреналинны озак көтәргә туры килми. Өстәвенә, алар коткару жилетларын да алырга онытканнар. Көчәйгән җил көймәне эләктереп ала һәм дулкыннар буйлап алып китә, алар һәр минут саен ярдан ерагайганнан-ерагая. Бары тик 112 номеры буенча чакырылган ГИМСның Лаеш инспекторлык участогы хезмәткәрләре тарафыннан үз вакытында килеп ирешкән ярдәм генә экстремалларга туры мәгънәсендә судан коры чыгарга мөмкинлек бирә. Коткаручылар вакыйга урынына килеп җиткәндә көймәне ял итүчеләр белән бергә ярдан якынча ун километр эчкә алып кереп киткән була. Анда булган егетләр барысы да көчле шок кичерәләр.

-Мондый хәлдән соң аларның тиз генә көймәдә йөриселәре килмәс, дип уйлыйм,- дип хәлгә аңлатма бирә ГИМС участогы җитәкчесе Александр Пыренков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев