Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Лаеш – минем хыялым шәһәре“

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында Шәһәр кененә багышланган бәйрәм шундый исем астында үтте. Үз шәһәрен яратучы һәм аның кешеләре уңышы белән горурланучылар арасында - район мәдәният йортының "Надежда" клубы әгъзалары да бар. Әлеге иҗат берләшмәсенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр керә. Алар өчен шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Яшьләр...

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында Шәһәр кененә багышланган бәйрәм шундый исем астында үтте.

Үз шәһәрен яратучы һәм аның кешеләре уңышы белән горурланучылар арасында - район мәдәният йортының "Надежда" клубы әгъзалары да бар. Әлеге иҗат берләшмәсенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр керә. Алар өчен шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Яшьләр Лаеш ягы һәм Сугышчан дан музейларында, Җиңү паркында булдылар, анда бер минут тын торып һәлак булган Ватан сакчыларын искә алдылар.

Үз кунаклары өчен орден хуҗабикәсе Зөһрә Лезина оештырган бәйрәмчә чәй табыны артында чарада катнашучылар очрашу турында фикер алыштылар, шәһәребезнең елдан-ел яхшыруына шатландылар. Сугыш чоры балалары Нина Чернышева, Гөлсимә Габидуллина һәм Надежда Шитова алар яшь чакта Лаешның нинди булуы турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

"Надежда" клубында Шәһәр көнен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X