Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Өлкән кешеләр ункөнлеге Нәрсә? Кайда? Кайчан?

1 октябрьдән 10ына кадәр билгеләп үтелә торган Өлкән кешеләр ункөнлеге көннәрендә "Көзге игелек атнасы" район акциясе үткәрелә. Пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр бу көннәрдә аерым кайгыртыла. Пенсия яше вәкилләре өчен (аларның күбесен өлкән кеше дип атарга да уңайсыз - алар шулкадәр актив һәм тормыш сөючән) күп кенә чаралар үтәчәк. Мәдәният...

1 октябрьдән 10ына кадәр билгеләп үтелә торган Өлкән кешеләр ункөнлеге көннәрендә "Көзге игелек атнасы" район акциясе үткәрелә.

Пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр бу көннәрдә аерым кайгыртыла. Пенсия яше вәкилләре өчен (аларның күбесен өлкән кеше дип атарга да уңайсыз - алар шулкадәр актив һәм тормыш сөючән) күп кенә чаралар үтәчәк.

Мәдәният йортларында тематик кичәләр һәм очрашулар, үзешчән сәнгать концертлары, авыл кешеләрен хөрмәтләүләр, халык иҗаты күргәзмәләре һәм башка күп нәрсәләр булачак.

Өлкән яшьтәге кешеләр Ункөнлек көннәрендә мунча, чәчтараш хезмәтләреннән бушлай файдалана алалар.

Үзәк район хастаханәсе өлкән яшьтәге пациентларны тикшерү өчен авыл пунктларына табиблар баруны оештыра. "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Туган як" акциясе барышында картлар йортлары-интернатларындагы якташлар янына барачаклар. Ә "өченче яшь"нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтелүче мохтаҗ вәкилләренә генераль җыештыру үткәрергә, кышка әзерләнергә, тәрәзәләрне җылытырга ярдәм итәчәкләр.

5 октябрьдә 9дан 16 сәгатькә кадәр Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе өлкән кешеләр өчен кайнар линия үткәрә. Телефон: 2-45-26.

Лаеш ягы музее теләге булганнарны 6 октябрьдә 11 сәгатьтә "Игелек һәм шәфкатьлелек көне" чарасына чакыра.

7 октябрьдә район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында район мәдәният йортында үтәчәк тантаналы чара ункөнлекнең кульминациясе булачак. Ул 15 сәгатьтә башлана.

Саннар һәм фактлар:

-Лаеш районында яшь буенча 9330 пенсионер яши, аларның 155е озак яшәүчеләр статусында - алар 90 нан өлкәнрәк.

-Районның иң өлкән кешесе - Имәнкискәдә яшәүче Вильдан Гариф улы Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев