Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районда йөзъяшәрләр саны арта

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны Анна Андреевна Германова йөз яшь тулуны билгеләп үтте.

Бу тантаналы юбилей белән Анна Андреевнаны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев котлады. Юбиляршага чәчәкләр, бүләкләр, РФ Президенты Владимир Путин открыткасын, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов открыткасын һәм бүләген  тапшырды.

Анна Германова (кыз фамилиясе – Захарова) Лаеш районының Пиголи авылында туган. Гади крестьян гаиләсендә дөньяга аваз салган. Кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үскән: ун яшеннән “Спартак” колхозында эшләгән. Өлкәннәр белән бер тигез басуда эшләгән, терлекләргә һәм яшелчәләр сугару өчен су ташыган.

Ундүрт яшеннән “Коммунар” колхозында эшли. Бөек Ватан сугышы башлануга бер ел кала Иван Ильич Германовка кияүгә чыга. 1941 елда ирен сугышка озаткач Анна кышын урман кисүдә, җәен уңыш җыюда хезмәт куя. Сугыштан соң “Волга” совхозында сыер сава башлый, ул анда 40 елдан артык эшли.

Иван Германов аягы каты яралангач госпитальдә дәвалана, өенә җибәрәләр. Туган ягына кайткач “Волга” совхозында эшләвен дәвам итә. Чирек гасыр элек 76 яшендә вафат була.

Алар 55 ел иңгә-иң яшиләр, бер малай һәм дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер биш баладан өч кызы гына исән. Валентина Ивановна Зиновьева Пиголи авылында яши, аның ике кызы бар. Антонина Ивановна Терехова Дзержинскийда гомер итә, улы һәм кызы бар. Иң кечесе, Екатерина Ивановна Железнова, әнисе белән Габишевода бер бүлмәле яңа квартирда яши. Бу торакны Анна Андреевна “Ветераннар турында”гы федераль закон буенча Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак алган.

Анна Андреевна – җиде онык һәм ун оныкчыкның яраткан әбисе һәм карт әбисе. Хезмәттәге уңышлары өчен Анна Германова 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре, “1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X