Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Редакциягә хат килде Безне кайгырталар.

Бөек Ватан сугышы ветераны Грузов Николай Степанович үз хатында "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең аңа нинди зур ярдәм күрсәтүе турында сөйли. -Яшь барган саен матди ярдәм - өй җыештыру, дарулар яки азык-төлек алып кайту гына әһәмиятле түгел. Ә иң мөһиме - вакытында әйтелгән җылы сүз, тыңлый белү,...

Бөек Ватан сугышы ветераны Грузов Николай Степанович үз хатында "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең аңа нинди зур ярдәм күрсәтүе турында сөйли.

-Яшь барган саен матди ярдәм - өй җыештыру, дарулар яки азык-төлек алып кайту гына әһәмиятле түгел. Ә иң мөһиме - вакытында әйтелгән җылы сүз, тыңлый белү, кирәк вакытта шаярту һәм киңәш белән ярдәм итү, - дип саный Николай Степанович. - Без, өлкән кешеләргә директоры Ольга Николаевна Башкирова җитәкчелегендә "Алтын көз" коллективы кайгырту һәм игътибар күрсәтә. Миңа социаль хезмәткәр Эльмира Рожкова опекунлык итә. Ул мине генә түгел, башка пенсионерларны да беренче генә ел кайгыртмый инде. Сезнең газета аша аңа һәм үзәкнең бар коллективына зур рәхмәт тапшырасым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев