Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Муниципаль хезмәттә дә армиядәге кебек киеренкелек кирәк

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген бездә "Галстуксыз" рубрикасы премьерасы. Анда районның билгеле сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре белән интервьюлар биреләчәк. Сүз аларның гаиләләре, мавыгулары, тормышка карашлары турында барачак. Рубрика геройлары укучыга күп кенә кызыклы нәрсәләр турында сөйләрләр дип өметләнәбез.

Кызыклы шәхес - хәрби династия вәкиле офицерын, пенсиягә чыккач Лаеш районы башкарма комитетына җитәкчелек иткән кешене шушы ике сүз белән билгеләргә була.

Михаил Владимирович Фадеев - тормышта күп нәрсәнең очраклы очрашуларга, шартларга бәйле булмавына инанган кеше.

Булачак башкарма комитет җитәкчесе 1958 елда Ерак Көнчыгышта туа. Әнисе укытучы, ә әтисе үз гомерен туган илне яклауга багышлаган крестьян улы.

Ул кечкенәдән әйдәп йөрүчеләр арасында була. Башта октябрятлар отряды командиры, 14 яшьтән комсомолга керә, 21 яшьтә коммунист. Аның пионер яшьлеге төрле вакыйгаларга бай. Волейбол секциясе, суднолар модельләштерү, шахмат һәм авиамодель түгәрәкләре, туристик походлар - ул барысына өлгерергә тырыша.

-Бала чакта иң истә калган вакыйга, - Михаил Владимирович уйга калды. - Безгә хәрби училище курсанты, булачак су асты көймәсе морягы, абыебыз килде. Бу очрашу тәэсире шулкадәр көчле булды ки, өч яшемдә инде мин "армия" белән авырый башладым.

Әтисен Казанга күчергәндә малайга өч яшь ярым була. Бала чагы һәм яшьлеге монда үтә. Мәктәп тәмамлагач Ульяновский югары команда элемтә училищесына укырга керә.

1990 елда Лаеш районында төпләнә, Усадыда дача өе сатып ала.

-Ә дүрт елдан минем хәрби хезмәтем башланды. Россия буйлап йөрергә туры килде: Ерак Көнчыгыш, Төньяк Кавказ. Германия Демократик Республикасында да хезмәт иттем, - дип сүзне дәвам итә Михаил Владимирович.

Аның гомеренең 30 елы Кораллы көчләр белән бәйле. Шушы вакыт эчендә ул икенче югары белем алырга да өлгерә - 2000 елда социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Хезмәтенең соңгы еллары Казанда үтә, 2005 елда хәрби пенсиягә чыга. 2010 елда Лаеш районы элемтә узелына җитәкчелек итә. Михаил Владимирович "властька" омтылмый, әмма дүрт ел элек райбашкарма комитетына җитәкчелек итүне тәкъдим иткәч, уйлаганнан соң ризалаша. Үз көченә ышанганга ризалаша.

Хәрби хезмәт дисциплинага, хәл таләп иткәндә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әзер булуны тәрбияли.

-Тәүлегенә 16-18 сәгать эшләргә күнектем. Балыкчылар утырган боз аерыламин иртәнге җидедә яр буенда. Муниципаль хезмәт даими киеренкелектә тота, чөнки синең артта синең җаваплылыктагы кешеләр.

Михаил Фадеев спорт ярата. Беренче урында футбол, аннан-хоккей. Кызганычка каршы, хәзер үзенең уйнарга вакыты калмый. Ә менә "Рубин" матчларын карарга тырыша.

Михаил Владимировичның бу команданың чын тарафдары булуы күренә. Аның бу мавыгуын белгән Михаил Афанасьев адашына гадәти булмаган бүләк ясаган: "Рубин" футболчылары фоторәсемнәре, автографлары булган туп. Эш кабинетында да "Рубин" га бәйле сувенирлар коллекциясе бар.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе тормышы да майлагандай бармаган. Үзгәртеп коруны да кичергән, аңа мөнәсәбәте дә үзенчәлекле, квартир мәсьәләсе һәм башкалар.

Михаил Владимирович дингә олы кеше булып килгән. Чиркәүгә йөри. Дин начарга өйрәтми. Ул үз гаиләсен яклый һәм ярата. Олы улы әтисе юлыннан киткән һәм хәрби булган. Икенчесе "Татинвестгражданпроект" җәмгыятендә белгеч. Кечкенә оныгы белән аралашу аңа зур шатлык.

Чын ир буларак Михаил Фадеев машина да төзәтә, квартирга да ремонт ясый ала. Әтисе белән бергә ике йорт салганнар.

Без Михаил Владимирович белән район перспективалары, замана яшьләре, спорт, үзгәртеп кору йомгаклары турында озак сөйләштек. Аны тыңлау бик кызыклы.

Хәрбиләрчә ыспай гәүдә, нык караш, күп төрле кызыксыну - боларның барысы безнең алда ышанып була торган кеше торуын сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев