Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш мәчетендә хәйрия очрашу кичәсе булды

"Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә белем бирүче Фәнис хәзрәт Мингәрәв Лаешның махсус интернат мәктәбе укучылары белән очрашты. Тома сукыр укытучы кыюлык, үзеңә һәм үз көчләреңә ышануның ачык мисалы булып тора.

Алты яшендә сукыр калып, ул белем алып кына калмый, ә кыен тормыш хәлендә калган башка кешеләргә файдалы да була алган. Мулла күрмәүче мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәгендәге курсларда компьютер белеме нигезләрен өйрәтә. Фәнис хәзрәт актив тормыш рәвеше алып бара. Казанның "Мөхәммәдия" югары мөселман мәдрәсәсендә беренче югары белем алгач Россия Ислам университетына укырга керә. Татарстан буенча да, аннан читтә дә мөстәкыйль төстә, озатучыларсыз хәрәкәт итә.
Махсус интернат-мәктәп укучылары белән очрашуда яхшылык һәм яманлык, тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгу турында сүз барды.
Әңгәмәдән соң кунакларны тәмле төшке аш һәм тәм-томнар белән сыйладылар. Балалар мәчеттән анда йөрүчеләр әзерләгән күчтәнәчләр белән генә түгел, ә үз көчләренә ышаныч хисе белән дә киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев