2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау
Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә "Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында" Федераль Законның 80 маддәсе 5 бүлегенә ярашлы төстә, тавыш бирү көнендә тавыш бирү өчен сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогы бинасына килү мөмкинлеге булмаган сайлаучы шуңа туры килүче территориаль сайлау комисиясендә яки участок...
Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә
"Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында" Федераль Законның 80 маддәсе 5 бүлегенә ярашлы төстә, тавыш бирү көнендә тавыш бирү өчен сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогы бинасына килү мөмкинлеге булмаган сайлаучы шуңа туры килүче территориаль сайлау комисиясендә яки участок сайлау комиссиясендә беркетү таныклыгы алып тавыш бирү көнендә үзе булачак сайлау участогында тавыш бирүдә катнашырга хокуклы.
Федераль Законның 80 маддәсе 6 бүлегенә ярашлы төстә, беркетү таныклыгы сайлаучының аңа беркетү таныклыгы таләп ителгән сәбәпне күрсәткән язма гаризасы нигезендә бирелә. Беркетү таныклыгы сайлаучыга шәхсән (сайлаучының шәхесе паспорт нигезендә раслана) яки нотариаль расланган ышаныч язуы нигезендә аның вәкиленә бирелә. Сайлаучы стационар дәвалау-профилактика учреждениесендә булган очракта, ышаныч язуы әлеге учреждение җитәкчесе тарафыннан расланырга мөмкин. Әгәр сайлаучы шикле яки гаепләнүче зат сыйфатында сак астында булса, ышаныч язуы әлеге учреждение администрациясе тарафыннан раслана.
Хөрмәтле сайлаучылар!
Сез 2016 елның 3 августыннан 6 сентябренә кадәр беркетү таныклыгын районның территориаль сайлау комиссиясендә түбәндәге адрес буенча ала аласыз: Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 39 йорт, 7 кабинет. Комиссиянең эш вакыты: эш көннәрендә 9 дан 18 сәгатькә кадәр, төшке аш 12 дән 13 сәгатькәчә. Шимбә көнне 9 дан 13 сәгатькә кадәр. Якшәмбе - ял.
7 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр беркетү таныклыклары яшәү урыны буенча участок сайлау комиссияләрендә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев