2018 елда Каравон безне нәрсәләре белән сөендерер
Киләсе шимбәдә Никольскийда “Каравон” рус фольклорының 26нчы фестивале була.
Гадәттәгечә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән катнашучылар һәм кунаклар күп килә. Газетабызга бирелгән бәйрәм программасына ярашлы төстә, беренче булып “Осталар шәһәрчеге” мәйданчыгы үз эшен башлый, ул 8.00дә ачыла. Теләге булганнар һөнәрчеләрнең кул эшләре күргәзмәсе белән таныша, осталык сәгатьләрендә катнаша, халык осталарының ничек эшләүләрен күзәтә алалар.
9.00да батутлары, цирк челтәрләре, карусельләр булган уен-күңел ачу мәйданчыгы эшли. Бәйрәмгә килүчеләргә квадроциклларда, атларда, дөяләрдә йөрү мөмкинлеге бирелә.
Каравон-2018 тантаналы төстә 10.00да ачыла. Ул театральләштерелгән прологтан башлана, бүләкләү тантанасын үз эченә ала.
Никольскийда берничә сәхнә һәм интерактив мәйданчык бер юлы эшли башлый. Төп сәхнәдә концерт программасы 10.50дә башлана. Анда республиканың иң яхшы фольклор коллективлары, шулай ук Россия төбәкләреннән килгән кунаклар чыгыш ясый. Сәгать 11.00дә “Завалинка” һәм “Камаринская”, “Фольклорная” сәхнәләре үз эшен башлый, аларда тамашачылар рус халкы йолалары, гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныша алачаклар.
Балалар, уен һәм интерактив мәйданчыклар да шул ук вакытта ачыла. Казанның “Әкият” курчак театры үз тамашасын театр сәхнәсендә күрсәтә. Милли киемнәрдә фотога төшәргә теләүчеләрне “Балаган” фотосалонында көтәләр. Шулай ук көн дәвамында төрле аудитория өчен квест-уеннар һәм башка мавыктыргыч чаралар үткәреләчәк. 14.00 сәгатьтә төп сәхнәдә Мәскәү кунаклары чыгыш ясаячаклар: Надежда Бабкина һәм “Русская песня” ансамбле. Бәйрәмнең барлык кунаклары һәм коллективлары катнашында гадәттәге “Каравон” әйлән-бәйләне 15.30да башлана. Фестиваль 16.30да тәмамланыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев