2018 елга зодиак билгеләре буенча йолдызнамә
Йолдызнамәләргә ышану яки ышанмау - һәркемнең үз эше. Әмма күпләр аны кызыксынып укыйлар һәм астрологлар фаразларын үзләрендә тикшереп карыйлар. Кучкар. Әлеге йолдызлык астында туучыларның күбесе өчен уңышлы ел килә. Әлбәттә, каршыга чыккан кыенлыклар алдында куркып калырга кирәкми. Еш кына Кучкарларга туктап ял итәргә, кылынган хаталарны төзәтергә кирәк булыр. Әгәр киләчәккә...
Йолдызнамәләргә ышану яки ышанмау - һәркемнең үз эше. Әмма күпләр аны кызыксынып укыйлар һәм астрологлар фаразларын үзләрендә тикшереп карыйлар.
Кучкар. Әлеге йолдызлык астында туучыларның күбесе өчен уңышлы ел килә. Әлбәттә, каршыга чыккан кыенлыклар алдында куркып калырга кирәкми. Еш кына Кучкарларга туктап ял итәргә, кылынган хаталарны төзәтергә кирәк булыр. Әгәр киләчәккә планнарны дөрес итеп төзесәгез, менә дигән финанс нәтиҗәләренә ирешерсез. Әмма, эшкә баштан аяк чуму сәламәтлегегездә чагылыш табарга мөмкин. Киләсе елда Кучкарлар узган гомерне, хатирәләрне еш искә алыр. Ялгыз Кучкарларның юлларында үз кешеләрен очрату мөмкинлеге бар.
Үгезбозауларга 2018 елда күп ишекләр ачык булыр. Алар карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм өстәмә керемгә ия була ала. Эт якыннарыгыз белән тагын да якынаерга мөмкинлек бирә. Йолдызлар Үгезбозауларга финанс уңышлары вәгъдә итсә дә, алар тотрыклы түгел. Шуңа күрә сезгә үзегезне кулга алырга һәм килеп туган мәсьәләләрне вакытында чишә барырга кирәк. Эш, эш һәм тагын бер кат эш. Киләсе елга девиз шундый. Шул вакытта җитәкчелек тә тырышлыгыгызны күреп алыр.
Игезәкләр. 2018 елның беренче көненнән үк Игезәкләр алдына яңа бурычлар килеп баса. Гаиләне кайгырту, эштә билгеле бер дәрәҗәгә ирешү өчен һәрвакыт дөрес юлда булу кирәк. Игезәкләр быел якыннарының кайгыртуын даими тоеп яшәр. Җәен ял итәргә диңгез буена барып кайтсагыз була. Ул елның икенче яртысына җитәрлек көч-дәрт өстәр. Кайбер Игезәкләр бу елда эшчәнлек төрен алыштырырга теләр. Белем алу һәм үсешкә күпме вакыт сарыф ителсә дә, зыянга түгел.
Кыслаларны артык гади ел көтми. Һәрнәрсәдән гаеп эзләп йөрүче Кыслаларны эштә дә, өйдә дә күңелсезлекләр көтеп тора. Шуңа күрә тырышып эшләргә һәм гаилә әгъзаларын да онытмаска кирәк. Тырышлыклар озак көттермәс: җәй башында Кыслалар шактый гына мая туплап, җәйге ялга китеп барыр. Әмма эш дип дөньяны онытырга ярамый. Ялгыз Кыслалар мәхәббәтләрен очратырга мөмкин. Шулай ук сәламәтлегегезгә дә игътибарлырак булыгыз.
Арысланнар өчен 2018 ел гел очышлар гына түгел, кайвакыт егылып төшүләрне дә тигез итеп әзерләгән. Арысланнар өчен карьера баскычыннан атлау җиңелләрдән булмас. Аның каравы, мәхәббәт өлкәсендә барысы да тәртиптә. Арысланнарны баш әйләндерерлек романтика көтә. Шулай да әти-әниегез, якыннарыгыз турында да онытмагыз. Чөнки алар белән мөнәсәбәтегез Эт елында өзелеп китәр дәрәҗәдә нәзек.
Кызлар өчен 2018 ел тамырдан үзгәрешләр вәгъдә итми. Шулай да тырыш Кызлар ел ахырына яхшы гына финанс маясы тупларга, икенче яртысын табарга мөмкин. Ниһаять, җитәкчелек сезне күреп алыр. Бу исә - эштә яңа вазыйфа дигән сүз. Кызлар бик тырыш, шуңа күрә алар тәүлек әйләнәсе эшләргә мөмкин. Тырышлыклар бәрабәренә, Кызлар финанс тотрыклылыгына ирешер, яшәү урынын алыштырыр.
Үлчәүләр өчен 2018 ел уңышлы булырга ошаган. Әлеге йолдызлык астында туучылар үзләрен эштә дә, өйдә дә гел яхшы яктан гына күрсәтер. Тик барысы да дөрес гамәлләрдән торуын исегездән чыгармагыз. Елның беренче яртысы үз агымына гына барса, җәен эш күп булыр. Һәм аларны тиешле вакытка өлгертергә кирәк булачак, юкса җитәкчегездән шелтә алырга мөмкинсез. Эшнең күп булуы сезне алҗытырга да мөмкин, шуңа күрә Үлчәүләр эш урынын алыштыра ала.
Чаяннар өчен дә киләсе ел катлаулы булмас. Шулай да җылы җәйне, ялны көткәнче, җиң сызганып эшләп алуыгыз хәерлерәк. Гаиләдә юк-бардан тавыш чыгарга мөмкин, әмма үз-үзегезне кулга алуыгыз сорала. Ялкаулыкка урын бирмәгез. Сезгә ярдәм итәрдәй якыннарыгыздан баш тартмагыз.
Укчыларга 2018 ел көтелмәгән сюрпризлар вәгъдә итә. Әгәр үҗәтлек һәм тырышлыгыгызны беренче урынга куйсагыз, эштә генә түгел, шәхси тормышта да уңышка ирешерсез. Ел ахыры ялка китү өчен менә дигән чор. Иҗат өлкәсендә кайнаучылар өчен Эт елы аеруча да уңышлы.
Кәҗәмөгез. Җитәкчегез юк-бардан гаеп эзләргә мөмкин. Әгәр бәйләнерлек урыныгыз юк икән, куркырга кирәкми. Аның каравы, шәхси тормышта, гаиләдә барысы да ал да гөл. Йолдызлар сезгә үз эшегез белән генә шөгыльләнергә киңәш итә. Эш сөючән халык булганга, быел да эшегез күп булыр. Әмма җитәкчегез моны вакытында күрер һәм бәяләр.
Сукоярлар өчен Әтәч елы җиңелләрдән булмады. Шуңа күрә 2018 елда иркенләп сулыш алырга мөмкин. Сезнең өчен быел иң мөһиме - гаилә. Вакытыгызны гаиләгә күбрәк бүләргә, ялларны бергә үткәрергә тырышыгыз. Тормышын тамырдан үзгәртергә теләүчеләр кыенлыклар алдында калуы ихтимал. Әмма аз-азлап үзгәрә барсагыз, бу сезнең өчен файдага гына.
Балыкларга Эт яхшы коллективта эшләү мөмкинлеге бүләк итә. Әмма гаиләдә барысы да майланган кебек бармас. Бу - көне-төне эштә булу нәтиҗәсе. Шулай да сез шәхси керемнәрегезне арттыруга ирешерсез. Күп акча эшләгән кешене кем яратмасын? Гаиләне дә, башкасын да җайлый ала ул. Сәламәтлегегезгә бармак аша гына карамагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев