Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Алар шәһәребез чисталыгын саклый

Лаеш шәһәренең Лебедева урамындагы 36 йортта яшәүчеләрдән редакциягә хат килде. Алар ашыгыч ярдәм күрсәткәннәре өчен "РСК "Инженерные технологии" ЧҖҖ нең авария бригадасына һәм аның җитәкчесе Виктор Арефьевка рәхмәт әйтәләр. Канализация торбаларының начар тоташтырылуы нәтиҗәсендә күп квартирлы бу йортта озак вакытлар юынтык һәм башка су идән асты базына агып, ис таратып...

Лаеш шәһәренең Лебедева урамындагы 36 йортта яшәүчеләрдән редакциягә хат килде. Алар ашыгыч ярдәм күрсәткәннәре өчен "РСК "Инженерные технологии" ЧҖҖ нең авария бригадасына һәм аның җитәкчесе Виктор Арефьевка рәхмәт әйтәләр.

Канализация торбаларының начар тоташтырылуы нәтиҗәсендә күп квартирлы бу йортта озак вакытлар юынтык һәм башка су идән асты базына агып, ис таратып торды. Һәм бу сасы ис беренче катта яшәүчеләрне күп еллар җәфалады. Без төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә башладык: үзара язышу "марафоны" башланды. Идән астындагы бәдрәф шаксысын видеога һәм фотога төшереп, материал да әзерләдек. Шул рәвештә коммуналь хезмәт чиновниклары белән көрәшә торгач идән астыннан урамдагы коега чыга торган торбаны яңасы белән алыштырдылар. Әмма шатлыгыбыз кыска гомерле булып чыкты. Бер айдан өй каршындагы су аккан кое торбасы тыгылды - салганнан башлап бер тапкыр да чистартмадылар.

Шул хәлдән соң "РСК Инженерные технологии" ЧҖҖ нең авария бригадасы шалтыратуга килеп җитте. Үз эшләренең осталары баш инженер Владислав Долгов һәм суүткәргеч - канализация хуҗалыгы мастеры Леонид Марков авария сәбәбен тиз ачыклады. Аннан соң авария хезмәте слесарьлары Вадим Шевчук, Игорь Солдатенков, Олег Кнутов һәм Николай Финогентов чын ирләрчә тырышып эшкә керештеләр.

Күп квартирлы йортта яшәүчеләрнең барысы исеменнән дә бу коллективка ашыгыч ярдәм өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Аларга нык сәламәтлек һәм гаиләләрендә иминлек телибез.

Резеда Сибатова, Галия Исхакова, Айсылу Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район