Аларның исемнәре һәм батырлыклары онытылмады
Никольский мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган проект шундый исем алды.
«Аларның исемнәре һәм батырлыклары онытылмады» проектының авторы - Никольский мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Виталина Косова. Ул Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Виталина районның һәр торак пунктында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләр турында сөйләргә тәкъдим итте. Никольский мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары беренче булып катнаштылар. Барыгызны да әлеге проектка кушылырга һәм һәйкәлләр турындагы мәгълүмат белән видео яки фотоларны түбәндәге электрон почтага җибәрергә чакырабыз: novayakama@yandex.ru.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев