Александр Денежкин исемендәге шәфкать ордены бәйрәмгә яшьләрне дә өлкәннәрне дә җыйды
8 елдан артык Шәфкать орденында махсус оештырылган Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме үткәрелә.
.jpeg)
Яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр җыела. Менә бу юлы да Лаеш ягының элеккеге музее территориясендә чираттагы бәйрәм узды.
— Безне битараф булмаган кешеләр — безнең күптәнге партнерларыбыз ташламый, — дип уртаклашты чараны оештыручы — Шәфкать ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина. — Казаннан хәйрияче Айгөл Айтуганова камыр ашлары, бәлешләр, тәм-томнар алып кайтты. Ә Лаеш хәйриячеләре Любовь Кнутова, Флюра күчтәнәчләр, җиләк-җимеш һәм конфетлар алып килделәр."Көмеш" волонтерларыбыз — Елена Садовникова, Надежда Шастина һәм Галина Иванова зур ярдәм күрсәттеләр. Барыгызга да шундый игелекле бәйрәм өчен рәхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев