Александр Малышев: “Кыенлыкларга да карамастан эшләдек”
Үз гомерендә районда авыл хуҗалыгын үстерүгә, шулай ук илебез өчен авыр елларда Никольский авыл җирлегенә зур өлеш керткән Александр Сергеевич Малышев сиксән яшь тулуны билгеләп үтә.
Александр Малышев 1939 елның 2 апрелендә колхозчы гаиләсендә туа. Ул биш ир туганның олысы була. Александр Сергеевич истәлекләре буенча, ул елларда аларны сыер асраулары коткарып кала. 1947 елда Саша башлангыч мәктәпкә бара. Бишенче сыйныфка район үзәгенә бара. Ара якын түгел – ике якка ун километр. Мәктәптән соң колхозда комбайнчы ярдәмчесе, соңрак умартачы ярдәмчесе булып эшли. 1958 елның августында егетне Совет армиясе сафларына алалар.
-Мин дөнья читендә, Курил утраулары тезмәсендәге Итуруп утравында хезмәт иттем, - дип сөйли юбиляр. – Бу урын искиткеч матур һәм гаҗәеп. Безнең илбебезнең кайсы тау битләрендә бамбук үсә? Бер җирдә дә! Ә анда кояш нинди! Хәтта гыйнвар аенда да кызынырга була. Әмма анда табигать куркыныч.
Ике ел хезмәт итү чорында Александр Сергеевич шактый табигый бәла-казаларга юлыга. Килүенә бер ай дигәндә Иван Грозный вулканы ата башлый. Җир астындагы тетрәүләр нәтиҗәсендә казармалар җимерелә һәм солдатлар палаткаларда яшәргә мәҗбүр булалар. Бераздан материктан төзелеш материаллары китерәләр һәм хәрби частьне яңадан төзи башлыйлар.
-Минем белән бер бригадада хезмәт иткән дүрт солдатны 1960 елда баржа белән Тын океандагы шторм вакытында алып китте, - дип сүзне дәвам итә Александр Малышев. – Алар үзләрен коткарганчы 50 көн сусыз һәм азыксыз интегәләр. Шул ук 1960 елда безнең бригаданы тараттылар. Сержант буларак мине матди базаны зур җиргә озатуда катнашу өчен Итурупта тоткарладылар. Һәм менә шул вакытта цунами – Чилидагы җир тетрәү кайтавазы була. Бик куркыныч күренеш: бухтадагы су шаулап ярдан китә, ә аннан җиде метрлы дулкын булып кире кайта, үз юлындагы бар нәрсәне юа. Бәхеткә каршы, безне кисәттеләр һәм без вакытында тауга киттек.
Александр Сергеевич Приморье краенда хезмәт итеп бетерә, ә демобилизацияләнгәч Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1964 елда өйләнә, бер елдан аның улы туа.
-1965 елда беренче мәртәбә Лаеш районына килдем, - дип әйтеп үтте ветеран. “Столбище” җитештерү-тәҗрибә хуҗалыгында практика үттем. Аның директоры Виктор Бахмутов диплом алгач монда эшкә калырга тәкъдим итте. Шулай итеп минем тормышым Лаеш ягы белән бәйләнде.
(Ахыры киләсе саннарда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев