Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Авыл бәйрәмнәрен традицияләрен яңадан торгызабыз

Лаеш районында Татар Кабаны авылы көнен билгеләп үттеләр.

Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләр кече Ватаннары көнен бәйрәм итү традициясен торгызырга карар кылалар.

Җирле халык сөйләвенчә, борын-борыннан Татар Кабанында киң һәм күңелле бәйрәм итә беләләр һәм яраталар. Әмма вакыты белән бәйрәмне зуррак авылга – Нармонка авылына күчергәннәр. Һәм менә быел инициативалы кешеләр үткәнне искә алырга карар кылалар һәм зур һәм күңелле бәйрәм оештыралар.

Авылдашларын һәм кунакларны шатландыру өчен тырышып эшләргә туры килде. Авыл читендә урнашкан бәйрәм мәйданчыгы гына ни тора! Анда агачлар утыртканнарлар, утыру өчен эскәмияләр урнаштырганнар һәм музыка көйләгәннәр. Бик күп булыр дип көтелгән кунакларны гына көтәсе кала. Татар Кабанына авыл көненә җирле халык кына килмәгән иде. Астраханка, Тетеево, Нармонка, Габишево, Рождествено һәм Казан халкы бәйрәмнең кунаклары булды.

Оештыручылар авыл көнендә беркемгә дә күңелсез булмасын өчен тырыштылар – яшьләргә дә, өлкәннәргә дә. Өлкән буын өчен бәйрәм өстәле әзерләнде. Нармонка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Артем Солягин Татар Кабанында яшәүче иң өлкән кеше -  Саҗидә Сәхап кызы Хәсәнованы туган көне белән котлады. Күптән түгел аңа 91 яшь тулды!

Ә балалар батутларда уйнадылар, аттракционнарда күңел ачтылар, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Һәр бала капчык киеп йөгерүдә катнашты, күзе бәйләнгән килеш җепкә эленгән бүләкне сайлап ала яки чүлмәккә таяк белән суга алды.

Бәйрәмнең төп мәйданында музыка гөрләде. Музыкаль һәм хореографик бүләкләр туган көннәрен үткәрүчеләргә, авылдашларына һәм авыл хезмәтчәннәренә адресланды. Бәйрәмне алып баручы Рушания Вәлиева Татар Кабанында яшәүчеләргә һәм барлык кунакларга уңай тәэсир һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте. Кич буе аланда шушы аяз июнь кичендә тамашачыларны сөендергән артистлар хөрмәтенә алкышлар тынмады.

Лаеш районында җәйге бәйрәмнәр чираты әле башлана гына. Бу атнада ук безне шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә традицион Сабантуйлар көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев