Баланың тәртибе борчылу тудырса
Кече мәктәп яше бик тә үзенчәлекле. Бала инде бәләкәч түгел, әмма олы да түгел. Ул – үсмер.
Үсешнең бу яңа баскычында аның үз фикерен эшләргә өйрәнәсе, бу дөньяда үз урынын табасы һәм болардан тыш, әйләнә-тирәсендәге кешеләр белән үзара бәйләнеш булдырасы килә – ул гаиләме яки яшьтәшләреме.
Бу юлда кыенлыкларга очрагач еш кына бала үз тәэсирләре белән идарә итә алмый, стресс кичерә. Аларны җиңәргә өйрәнмичә, үз хис-тойгыларын үз эченә алып балалар деструктив формага киләләр. Ул баш күтәрү кебек булырга мөмкин, каршы сүзләр әйтү һәм тискәре гамәлләр кылу, әти-әниләргә һәм янәшәдәгеләргә карата кабынып китү кебек күренә. Яки, киресенчә, бала үз эченә йомылырга һәм читләшергә мөмкин.
Мондый халәтне сынаган үсмерләр еш кына проблеманы психотроп матдә кулланып хәл итәргә омтылалар. Бу күчеш чорында үсмерләрнең психикасы тотрыклы булмаудан криминаль төркемнәр оста файдаланып балаларны үз сафларына тарталар.
Лаеш районы мәгариф идарәсендә эшләүче “Колибри” психологик-педагогик хезмәтнең “Корабль” программасы 16 дәрескә исәпләнгән. Уен тренингы, рольле уен рәвешендә үткәрелә, анда балалар аңлаешлы формада үз хисләрен һәм башкалар хисләрен кабул итәргә, үз проблемалары турында сөйләргә һәм аларны хәл итәргә өйрәнәләр. Аларга бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итү кирәклеген, бер-береңә ярдәм кулы сузу, үз алдыңа максат кую һәм аларга ирешү кирәклеген аңлаталар. Дәресләрне югары квалификацияле педагог-психолог Светлана Бронникова алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев