Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Балкы, Татарстан, дуслык һәм тынычлык терәге

Татарстанлылар төп бәйрәмне - Республика көнен 26 нчы тапкыр билгеләп үттеләр Горький паркының үзәк аллеясында кеше күп иде. Лаешлылар гаиләләре, балалары һәм оныклары белән бәйрәмгә ашыктылар. Бала-чагалар фонтан һәм поп-корн белән баллы мамык сата торган киосклар янында кайнады. Теләге булганнар машиналарда һәм атларда йөри ала иде. Янәшәдәге павильоннарда халык һөнәрчелеге...

Татарстанлылар төп бәйрәмне - Республика көнен 26 нчы тапкыр билгеләп үттеләр

Горький паркының үзәк аллеясында кеше күп иде. Лаешлылар гаиләләре, балалары һәм оныклары белән бәйрәмгә ашыктылар. Бала-чагалар фонтан һәм поп-корн белән баллы мамык сата торган киосклар янында кайнады. Теләге булганнар машиналарда һәм атларда йөри ала иде. Янәшәдәге павильоннарда халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән сәүдә итәләр. Өлкәннәр концерт мәйданчыгы тирәсенә җыелган.

Матур сәхнә прологында балалар хореография коллективлары чыгыш ясады. Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Сәхнәгә мактаулы кунаклар - Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күтәрелде.

-Безнең казанышлар, социаль өлкәдәге уңышлар - алар сезнең хезмәт, - дип мөрәҗәгать итте лаешлыларга Михаил Павлович. - Безнең барлык эшебез кешеләр файдасына юнәлтелгән. Шулай булгач, туган Татарстаныбыз чәчәк атсын!

Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен укыды, барлык лаешлыларны бәйрәм белән котлады һәм "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырды.

Мәдәният министры безнең республикада күпмилләтле мәдәниятләр һәм конфессияләрнең бергә үрелгәнлеген билгеләде - бу Татарстан үсешенә көчле импульс бирә. Моны бәйрәмнең искиткеч татар һәм рус җырларын үз эченә алган концерт программасы чираттагы мәртәбә раслады.

Бәйрәм балалар мәйданчыгында да дәвам итте. Анда балалар өчен кызыклы конкурслар үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш