Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Барысы песнәкләр турында

Көчлерәк песнәкләр – кияүләр февраль аенда ук үзләренең моңлы көйләрен сузалар – үзләре янына булачак дусларын чакыралар.

Альберт Кольцов бу тиктормас кошлар турында сөйләвен дәвам итә.

(Ахыры. Башы газетаның 18нче санында).

Фото-https://iil.photocentra.ru/

Көчлерәк песнәкләр – кияүләр февраль аенда ук үзләренең моңлы көйләрен сузалар – үзләре янына булачак дусларын чакыралар. Гадәттә аерым торган биек агачта алар үз җырларын көтелгән яры килгәнче сузалар, очрашып танышкач бу сезонга пар ясала. Барлык кияүләргә икенче яртысы җитмәгәндә, алар икенче тапкыр бала чыгарганчы үз җырларын дәвам итәләр, ә инде үз парларын тапмаганда икенче елга карт кияү булып калалар.

 Вакыты җиткәч зур булмаган куышта һәм ярыкларда 3-6 бала чыгаралар. Беренче көннәрдә ата-аналары вакланган һәм йомшак личинкалар һәм бөҗәк йомыркалары белән ашаталар.Уңайлы һава шартларында песнәкләр бер сезонда ике тапкыр бала чыгарырга өлгерәләр, әмма бу очракта ата-аналарга икеләтә тырышырга туры килә, чөнки урман һәм бакча корткычлары бу вакытка кимиләр. Менә шуңа күрә август азагында һәм сентябрьдә без аларны шәһәр паркларында һәм бакчаларда еш күрәбез.

Еш кына 3-5 кошчыкның кызганыч тавыш чыгарып ботактан ботакка сикереп ашарга сорап әти-әниләре артыннан күзәтүен күреп була. Менә шундый азык җитмәгәндә алар безнең бакчаларга еш киләләр. Без монда ел саен күп итеп көнбагыш үстерәбез. Көз җитүгә көнбагышны калын чүпрәк белән бәйләп куябыз, ә бер өлешен ачык калдырабыз һәм алар монда азык табалар, көн караңгыланганчы ашыйлар.

Икенче мәртәбә чыгарган балаларын туйдыру өчен – әти-әниләре көнбагышны кабыгыннан чистарталар һәм аны ваклыйлар һәм томшыкларында кошчыкларына алып кайталар.

Безнең якларда зур песнәкләрдән кала кечерәкләре дә очрый, шул исәптән  күк песнәк тә (лазоревка), аның түше сары, башы, канатлары һәм койрыгы – күк төстә. Мин аларны төзүче булып эшләгәндә, Себердә хезмәт иткәндә еш күрдем. Алар да терчә, җитез кошлар. Алар ягына атлый башлауга пыр итеп очып китәләр.

ХХ гасырның 50-60 елларында песнәкләр семьялыгының бу төрен безнең якларда да очратырга була иде.

Зур песнәкләр урманнан торак пунктларга очып кайтканда алар да безнең бакчаларда пәйда булалар. Бакча агачларының тамырыннан алып очына кадәр һәм төп ботаклары буйлап тиз-тиз сикергәләп санитар эшкәртү үткәргәч бергәләп башка урыннарга очалар.

Мин күптән түгел генә бу песнәкләрне ремез дип аталуларын белдем.Миңа, кошлар яратучы буларак, ел саен алар белән аралашырга туры килә, шуны әйтеп үтәсем килә, 2016 елның җәе эссе , ә яз һәм 2017 ел башы салкынча булды һәм 2018 ел язы һәм җәе үз көйсезлекләрен өстәде һәм бу фактлар минем яраткан кошларым үрчүгә тискәре тәэсир итте.2014 елның кышында бездә 16-18 кош кунакка килеп сыйланса, быел алар 8-9 гына булды. Безнең үз кулыбыз белән ясаган кормушкаларга алар иртәдән килеп кичкә кадәр сыйланалар, алар артыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы