Белем көне белән!
Кадерле укучы дуслар, укытучылар, тәрбиячеләр, студентлар, әти-әниләр! Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану белән котлыйм! Белем көне - бала-чаганың көзге күңелле бәйрәме, ул һәрберебез өчен кадерле. 1 сентябрь - балачак һәм яшьлекнең дулкынландыргыч бәйрәме, дуслар, укытучылар, яңа белемнәр белән очрашулар. Ул үз балаларына тәрбия һәм белем бирү турында кайгырткан...
Кадерле укучы дуслар, укытучылар, тәрбиячеләр, студентлар, әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану белән котлыйм! Белем көне - бала-чаганың көзге күңелле бәйрәме, ул һәрберебез өчен кадерле.
1 сентябрь - балачак һәм яшьлекнең дулкынландыргыч бәйрәме, дуслар, укытучылар, яңа белемнәр белән очрашулар. Ул үз балаларына тәрбия һәм белем бирү турында кайгырткан ата-аналар өчен дә истәлекле, һәм, әлбәттә, педагоглар - үзенчәлекле һөнәр ияләре өчен старт көне дә.
Бу көндә беренче сыйныф укучылары аеруча котлауларга лаек - алар өчен мәктәп беренче тапкыр ишекләрен ача. Ә унберенче сыйныфлар өчен бу туган мәктәптә соңгы уку елы.
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, көн саен алга баруыгызны - һөнәрләрдә һәм белемнәрдә яңа үрләр яулавыгызны телим! Һәр кайсыгызга уңышлар юлдаш булсын! Яңа уку елы белән!
Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев